Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Физик мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләгә кер юу машинасы бүләк иттеләр

Яңа ел могҗиза, бүләк көтә торган вакыт. Бәйрәмгә санаулы гына көннәр калып бара. Кыш бабайның килүен, аның тылсымлы бүләкләрен балалар гына түгел, хәтта өлкәннәр дә көтә. Шушы көннәрдә Хәйрулиннар гаиләсендә шундый шатлыклы вакыйга булды. Физик мөмкинлекләре чикле өч кыз тәрбияләүче бу гаиләгә, республиканың хәйрия эшчәнлеге советының карары белән, кер юу...

Хәйрулиннар бүген Чаллы шәһәрендә өч бүлмәле кеше фатирын арендалап тора. Аена 15 мең сум акча түлиләр. Үзләре Саратов өлкәсеннән үк булып чыктылар. Гаилә башлыгы Рөстәм Хәйрулин безнең якларга 2011 елны Калмия авылына Вилданов крестьян-фермер хуҗалыгына агроном булып эшкә килә. Аның артыннан дүрт кыз бала тәрбияләүче гаиләсе дә килеп төпләнә. Рөстәмнең әнисе Мәрхәбә апа да алар белән. Хатыны Зәкия Калмиядә кибетче, пешекче булып эшли. Гөр килеп торган гаиләгә кайгы кинәт килә. Балалар бакчасындагы тәрбияче апалары кызларның бик үк ишетеп бетермәвенә игътибар итә. Әти-әниләре табибка алып баргач, анда чынлап та балаларның колакка сак булуы ачыклана. Терекөмеш бөртекләре кебек берсеннән-берсе тере өч сабый дүрт яшьләре тирәсендә күз алдында бер-бер артлы саңгыраулана. Табиблар моны геннар белән бәйле дип аңлата.

Өч кыз туган - Эвелина, Эмилия, Ильяна Хәйрулиналар бу көннәрдә Яңа елны көтеп яши. Район башлыгы Васил Хаҗиев тапшырган бүләккә алар бик сөенде. Яңа елга әзерләгән шигырьләрен сөйләп, җырларын җырлап күрсәттеләр. Бер минут та урыннарында утырып тормаган, тере, шук бу сабыйлар чынлап торып сокландыра. Бүген алар Чаллы шәһәрендәге 88нче санлы тернәкләндерү мәктәбендә укый, күп түгәрәкләргә йөриләр. Кызларның олысы Әлфия Уфада медицина колледжында белем ала. Гаиләдә бүген әтиләре генә эшли. Хәзер Рөстәм Әсхәт улы Алабуга шәһәрендә «Форд-Соллерс» заводында хезмәт куя. Аның бүген аз гына авырып китәргә дә хакы юк. Гаиләдәге дүрт кыз, хатыны, әнисе аңа карап тора.

- Бу якларга кайту нияте кайчан туды? - дип кызыксынам.

- Гаиләбез белән Татарстанга яисә Башкортостанга кайту теләге күңелләребездә күптән яшәде. Туганнарыбыз: «Монда кайтыгыз», - дип Чаллы якларына дәште. Шулай бу якка кайтып урнаштык. Башта Калмиядә яшәдек, пропискабыз да шунда. Бер дә үкенмибез, биредә кешеләр дә бик әйбәт, балаларга шартлар да яхшырак, - ди Зәкия ханым. Ул әле газета аша Калмия авылында үзләренә ярдәм күрсәткән Зәмзия Җангараевага, Гөлбостан Гәрәевага зур рәхмәтләрен җиткерүне сорады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев