Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әфган аш-суы нинди була?

Ватанны саклаучылар көненә багышлап, Теләнче Тамак авыл китапханәсендә үзенчәлекле чара узды. Бу көнне китапханә аш-су бүлмәсенә әверелде. Очрашуга килгән әфган сугышы ветераннары, китапханәчеләр, мәдәният йорты хезмәткәрләре әфган аш-суын әзерләделәр.

Меню буенча кичке ашка әфган пылауы «Кабули пулау», әфганча кыстыбый «Болани», әфган салаты «Фаттуш» җитештерергә кирәк иде. Ир-атлар, хатын-кызлар белән беррәттән, алъяпкычлар ябып, җиң сызганып, сый-хөрмәт әзерләргә тотындылар. Ашау өстәле әзерләгән арада әфганчы-ветераннар хезмәт иткән вакытта ашаган ризыклары, кызыклы хәлләр турында сөйләделәр.
Бер сәгать эчендә барысы да пеште. Әфган ризыклары бик тәмле икән. Өстәл артында кызыклы әңгәмә дәвам итте, хатирәләр яңартылды, «Ефәк» ансамбле кызлары ретро җырлар белән кичәгә ямь өстәде. Район ветеран әфганчылары җитәкчесе Айбулат Якупов һәм «Гиндукуш» музее җитәкчесе Резедә Якупова да чараның кунаклары булдылар. Алар әфган сугышы ветераннары фотосурәте төшкән 2021 ел календарен ир-егетләргә бүләк иттеләр. 

Рамилә Сәгъдиева, авыл китапханәсе мөдире. 
/ Фото Рамилә Сәгъдиевадан алынды. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X