Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әби белән оныгы намаз укыганда йортларына ут капкан

Кичә төнге сәгать 10 тулгач янгын сүндерүчеләр Мусабай Завод авыл җирлегендә урнашкан «РИЗ-1» бакчачылык ширкәтендә дача йорты януы турында хәбәр алалар. Алар урынга барып җиткәндә мансардалы йортның өске каты гөрләп яна торган була. 75 яшьлек хуҗабикәнең сөйләвенчә, алар оныгы белән сәгать 10нчы яртыларда аскы катта намаз укырга утырганнар. Бераздан мансардада...

Кичә төнге сәгать 10 тулгач янгын сүндерүчеләр Мусабай Завод авыл җирлегендә урнашкан «РИЗ-1» бакчачылык ширкәтендә дача йорты януы турында хәбәр алалар. Алар урынга барып җиткәндә мансардалы йортның өске каты гөрләп яна торган була. 75 яшьлек хуҗабикәнең сөйләвенчә, алар оныгы белән сәгать 10нчы яртыларда аскы катта намаз укырга утырганнар. Бераздан мансардада ялкынны күреп алганнар. Йортны калдырып алар тиз арада күршеләренә кереп киткәннәр.

Янгыннан соң үткәрелгән тикшерүләр йортта электр үткәргечләрнең төзек булмавын ачыклады. Ут та шул сәбәпле чыккан дип билгеләнде. Дача йорты бүген файдаланырлык хәлдә түгел. Бәхеткә, әби белән кызның сәламәтлегенә зыян килмәде, дип хәбәр итә күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге баш белгече Артем Асеев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев