Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Дубравушка»да янгын 

6 сентябрьдә иртәнге сәгатьләрдә бердәм диспетчерлык хезмәтенә «Дубравушка» бакчачылык ширкәтендә янгын чыгуы турында хәбәр килә. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә ут бакча йортын тулысынча ялмап алган була. Урам капкасын ачуга коткаручылар җирдә яткан, шактый янган ир-ат гәүдәсенә тап булалар. 

Тикшерүдән күренгәнчә, 67 яшьлек әлеге ир-ат шәһәрдән бакча участогына алдагы көнне иртән килгән була. Йорт эшләрен караганнан соң кичтән йокларга ята. Хатынына шалтыратып суыткычның розеткасы төзексез булуын да әйтә, көйләп куям дип вәгъдә итә. 
Әлеге йорттан төтен чыгуын күршеләре күрә. Янгын сүндерүчеләргә дә алар хәбәр итә, ләкин алар үзләре бикле капкадан эчкә керә алмыйлар. 
Янгын сүндерүчеләр утның чыннан да төзексез электр җиһазыннан чыкканын билгели. Ә хуҗа кеше ихатадан чыгарга омтылган, ләкин аңын югалтып егылган дип фаразлана. 

Илнар МИФТАХОВ, 
күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге өлкән инспекторы.

Фото Илнар Мифтаховтан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев