Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Депутатлар Васил Хаҗиевны бертавыштан Тукай районы башлыгы итеп сайлады

22 сентябрьдә, сайлаулардан соң, Тукай муниципаль район Советының беренче утырышы үтте. Аның эшендә авыл җирлекләреннән сайланган, Уставта каралган 46 депутатның 44е катнашты.

Район Советының беренче утырышы Кече Шилнә җирлегеннән вәкилләрсез узды

Бу көнгә Кече Шилнә авыл җирлеге буенча район Советына вәкил һәм авыл җирлеге башлыгы әлегә сайланмаган иде. Ике утырыш үтүгә карамастан, биредәге депутатлар бу вазыйфаларга кемнәрне сайлау турында бер фикергә килә алмады. Биредә җирлек башлыгына ике кандидатура тәкъдим ителде. Алдагы тавыш бирүләрдә тавышлар 5:4 исәбе белән алдагы чакырылышта җирлек башлыгы булган Генадий Харитонов файдасына булды. Сергей Морозовны җирлек башлыгы итеп күрергә теләүчеләр моның белән ризалашмады. Газетабыз басмага әзерләнеп беткәндә, Кече Шилнәдән хәбәр килде. 23 сентябрьдә 6 депутат катнашында узган өченче утырышта депутатлар Генадий Харитоновны - җирлек башлыгы, Роман Вагановны район Советына депутат итеп сайлады, дип хәбәр итте район башлыгы урынбасары Люция Әхмәтова. Җирлек Уставы нигезендә сайлаулардан соң 10 көн эчендә җирлек башлыгы һәм районга вәкил сайланырга тиеш. 23 сентябрь соңгы көн иде.

Шундый матавыкларга карамастан, район Советы утырышы алдан билгеләнгән вакытта узды. Утырыш үз көченә ия, анда депутатларның өчтән икесе булырга тиеш, кворум бар. Утырышны, Уставта каралганча, депутатлар арасында иң өлкәне - Әҗмәкәй җирлегеннән депутат Риф Имамов ачып җибәрде. Көн тәртибенә 5 сорау кертелгән иде:

1. «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге территориясендә узган сайлауларның нәтиҗәләре турында мәгълүмат.

2. «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башлыгын сайлау турында.

3. «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасарын сайлау турында.

4. Тукай муниципаль районы Советы комиссияләре турында.

5. «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс үткәрү турында.

Көн тәртибендәге беренче сорау буенча - ТР Президентын һәм Тукай муниципаль районы муниципаль берәмлегенең вәкиллекле органына депутатлар сайлау нәтиҗәләре белән района территориаль сайлау комиссиясе җитәкчесе Валентина Игнатьева таныштырды. Тавыш бирүдә сайлаучыларның 95,3 проценты катнашкан, шуларның 98,3 проценты Рөстәм Миңнехановны сайлаган. Округлардагы 199 мандатның 161е бердәмроссиялеләргә туры килә.

Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә - «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башлыгын сайлау буенча сүз Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетыннан районның кураторы, «Татспиртпром» җәмгыяте генераль директоры Ирек Миннәхмәтовка бирелде. Ул үзенең чыгышында сайлаучыларга ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның рәхмәтләрен җиткерде. Республиканың эре сәнәгать үзәкләренә якын урнашкан Тукай районының аерым әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте.

Район республиканың авыл хуҗалыгы районнары арасында лидерлар рәтендә. Соңгы 5 елда сәнәгать җитештерү индексы 113 проценттан 132 процентка, җитештерелгән продукция күләме 30,4 процентка арткан, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү 16,2 миллиард сумга җиткән, авыл хуҗалыгына 1,2 миллард сум инвестиция кертелгән. Васил Хаҗиев район башлыгы булып эшләгән соңгы 5 елда 8 ФАП төзелгән, 6 ФАП һәм 4 амбулаториягә ремонт ясалган, 4 күпфункцияле үзәк, полиция хезмәткәрләре өчен 4 йорт, тузган торакта яшәүчеләр өчен 20 фатирлы бер йорт төзелгән, тагын берсе сафка бастырыла. 218 миллион сумлык 88 километр су челтәрләре алмаштырылган, 20 километр газ челтәрләре, юллар салынган. Ирек Җәүдәт улы соңгы биш елда районны җитәкләп, үзен эштә күрсәткән Васил Хаҗиев кандидатурасын тәкъдим итте. Әлеге кандидатураны «Бердәм Россия» фракциясенең дә хуплавы турында фракция житәкчесенең урынбасары Роза Әбделманова җиткерде (партиянең җирле бүлеге утырышы алдагы көнне узган иде), Круглое Поле авыл җирлегеннән депутат Ринат Яруллин, Комсомолец җирлегеннән Ольга Сурова да Васил Хаҗиев җитәкчелек иткән чорда башкарылган эшләрне санап узды. Шуннан соң депутатлар яшерен тавыш бирү тәртибендә район башлыгын сайлады. 44 депутат та бертавыштан район башлыгы итеп Васил Хаҗиевны сайларга дип тавыш бирде.

Васил Хаҗиев үзенең чыгышында депутатларга аңа ышаныч белдергәннәре өчен рәхмәтен җиткерде:

- Без сезнең белән бер чакырылыш бергә эшләдек, райондагы проблемалар миңа яхшы таныш, алар икътисад һәм социаль сферада да байтак. Иң мөһиме - безнең аларны чишү буенча планыбыз бар. Мин аларны чишәргә телим һәм моңа көчем җитәр дип уйлыйм.

Утырышта ачык тавыш бирү тәртибендә район башлыгының урынбасары сайланды. Әлеге урынга район башлыгы Люция Әхмәтованы тәкъдим итте. Ул бертавыштан сайланды.

Утырышта Тукай муниципаль берәмлеге Советында комиссияләр мәсьәләсе, «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс игълан итү мәсьәләсе каралды.

Районның иң өлкән авыл җирлеге башлыгы Михаил Мифодеев лаеклы ялга китте

Сайлаулардан соң республика һәм җирле хакимият органнарын сайлау, билгеләү эшләре төгәлләнеп килә. Республика, район җитәкчелеге сайланды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс игълан ителде, аның белән контракт төзелергә тиеш. Авыл җирлеге башлыклары да тулысынча диярлек үз урыннарында калды. Районда кадрлар мәсьәләсендә тотырыклылык саклана. Мәләкәс авыл җирлеген 30 елга якын җитәкләгән, районның иң өлкән авыл җирлеге башлыгы Михаил Мифодеев лаеклы ялга китте. Мәләкәс авыл җирлеге Советында узган утырышта Михаил Васильевич депутатларга шундый үтенеч белән мөрәҗәгать итте.

Михаил Мифодеев бар гомерен үз җирлеге халкына хезмәт итүгә багышлады. Энергетик һөнәрен үзләштергән яшь белгечне КамАЗ төзелеше гөрләгән Чаллыга чакырып килүчеләр күп булды. Әмма сугышка кадәр һәм сугыштан соңгы елларда 30 ел авыл Советын җитәкләгән әтисе Василий Павлович егетне үз яннарыннан җибәрми.

«Безнең өчен эш һәрвакыт беренче урында булды», - ди Михаил Васильевич узган елларны искә алып. Күпме сулар аккан, күпме вакыйгалар баштан кичкән. Шул еллар эчендә Михаил Васильевич 6 район башлыгы белән эшләгән! «Мин вазыйфага керешкән елларда җирлеккә кергән авылларда К-700 тракторы белән дә йөрешле түгел иде», - дип искә ала ул. Җирлеккә кергән 5 авылга каты өслекле юллар салынды, хәзер хәтта шәһәрдәге кебек брусчаткага кадәр ясадылар. Мәләкәскә газ да иң беренчеләрдән булып керде, ул вакытта авыл җирлеге башлыгы Казаннан газлаштыру фондыннан кайтып кермәде. Хәтердә әле, күпфатирлы йортларны шәхси газ казаннарына күчерү буенча да эш иң беренче шушы җирлектә башкарылды. Электр сузганда Түбән Кама юлын таптадылар. «СССРның чираттагы юбилейларының берсенә дип, Куаклыга ике атна эчендә электр керттек. Анда күргәннәр...» - дип елмаеп искә ала районның иң өлкән авыл җирлеге башлыгы. «Җирле партия оешмасы, хуҗалык җитәкчесе белән бердәм эшләдек. Бергә булгангадыр чишелмәстәй тоелган проблемалар да хәл ителә килде», - дип рәхмәт белән телгә ала хезмәттәшләрен Михаил Васильевич.

Ул эшләгән чорда кечкенә генә Иске Җирекле зур торак пункт булып үсте. 5 авылны берләштергән 3 меңнән артык халкы булган җирлекнең көнкүрешен, яшәешен тәэмин итү җиңел эш түгел. Сорауларның бетеп торганы юк. Тормыш булгач бар да кирәк - юлы да, газы да, суы да. «Мин эшләгән чорда су челтәрләрен генә дә 3 тапкыр алмаштырдык, - ди Михаил Васильевич. - Ә күпме яңа объектлар - клублар, ФАПлар, мәктәп, күпфункцияле үзәкләр сафка басты. Җирлек башлыгы мәдәнияткә һәрвакыт аерым мөнәсәбәттә булды. «Авылга культура бик кирәк, - ди ул. - Мәктәбе, клубы, медицина пункты булса авыл яши. Колхозлар таралганда ничек авыр булды?! Авылның яшәү рәвеше үзгәрде». Михаил Васильевич эшләгәндә Мәләкәс иҗат көчләре зур җиңүләргә иреште. «Питрау» фольклор коллективының балалар һәм өлкәннәр төркемнәре районда гына түгел, республика күләмендә танылу алды. Михаил Мифодеев аларга күз явын алырлык сәхнә костюмнары тектереп, бәйгеләргә катнашу өчен транспорт белән тәэмин итеп булышып торды. Юкка гына үзен керәшеннәрнең атасы димиләр. Ә иң мөһиме, җирлек кешеләре өчен үз Микайлалары ул, сүксәләр дә, сөйсәләрдә үз башлыклары булды.

Үзе күп еллар элек Мәләкәстә хуҗалык җитәкчесе, район башлыгы булып аралашып эшләгән Васил Хаҗиев Михаил Васильевичка күп еллык ихлас хезмәте өчен рәхмәтен әйтте. Михаил Мифодеев җирлек башлыгы вазыйфасыннан китсә дә, депутат булып кала. Аның урынына депутатлар Валентин Артемьевны сайладылар. Әлбәттә, мондый җитәкчедән соң Валентин Ивановичка бик тырышырга кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев