Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Cугыштан соңгы беренче Яңа ел бәйрәме

Мин сугыш беткән елда укырга кердем. Һич онытасым юк: өстемдә терсәге ямалган сатин күлмәк, яланаяк, башка балалар китап-дәфтәрләрен җилкә аша кигән киндер букчага салганнар, ә миңа абыем өй чормасыннан сугышка кадәр меңгереп куелган фанера чемоданны алып төшеп, такта сумка ясап бирде.

Ул уку башлануын яскынып көтүләр, парта артына утырулар - хәерчелек, авыр эштән туйган без - балаларга куанычлы бер вакыйга иде. Класстагы күбебезнең әтиләре яу кырында башын салган, барыбыз да ябык, йончу.

Ул Яңа елны, Кыш бабайны ашкынып көтүләр... Бер көнне укытучыбыз Галия апа: «Балалар, һәркайсыгыз иртәгә ике пешкән бәрәңге алып килегез, кәгазьдән кап ясыйбыз», - диде. Икенче көнне апага ияреп, берничә бишенче сыйныф укучысы да керде. Бәрәңге сылап, ике битне бер-берсенә ябыштырдык. Аннары кап ясадык.

Классыбыз белән чыршылы залга керү, Кыш бабайны көтүләр әле хәзер дә бәгыремне актарып исемә төшә. Хикмәт шунда: Галия апа җыр-биюләр әзерләргә, шигырь өйрәнергә кушты, Кыш бабайның балаларны бик яратуын, юмарт булуын, күчтәнәчләр бирәчәген дә әйтте. Ниһаять, Галия апа:

- Балалар, Кыш бабайга һөнәрләрегезне күрсәтегез әле, әнә, күчтәнәч тә алып килгән, - дип куйды. Анысыннан күптән күз ала алмыйбыз инде, һөнәр күрсәтергә кирәк бит. Мин биергә ярата идем. Абыемнан калган олтанлы итекне салып куйдым да, ак йон оекбаштан биергә тотындым, бабакай хуплап тора. Үзем биим, күзем теге тылсымлы капчыкта. Беркемнең дә күчтәнәчсез каласы килми. Бәйрәм онытылмаслык күңелле булды. Ниһаять, Кыш бабай күчтәнәчләр тарата башлады. Теге көнне без китап битеннән ясаган капка 4 прәнник, 8 тышсыз шакмаклы конфет салынган иде. Ул күчтәнәчкә сөенүләр... Өйдәгеләрне дә шатландырырга кирәк бит, без дүрт бала.

Еллар үтте, балаларыбызга табак тутырып, Кыш бабай күчтәнәче алып кайтабыз, ул ай буена җитә. Нинди генә тәмлүшкәләр юк анда! Әмма берсе дә теге прәнник кебек тәмле түгел. Бала чагымның моңсу истәлеге булып гомерем буе озата килә ул китап битеннән ясалган прәнник салынган кап. Яңа ел бәйрәме җиткән саен елый-елый бүгенге ризыклы өстәлебезгә шөкер кылам, елларга иминлек, кешеләр күңеленә миһербанлылык телим.

фото чыганагы :vash-novy-god.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев