Cәмәкәйдә бөтен гаиләләре белән спорт уеннарында катнаштылар
1 февральдән Татарстан Республикасының барлык мәгариф учреждениеләрендә «Без бергә» дип исемләнгән олы гаилә уеннарына старт бирелде. Ул үз эченә «Без бергә» дигән балаларның халык иҗаты сәнгать фестивален, «Россия сувенирлары» исеме астында декоратив-кулланма иҗат конкурсын, «Туган як» фотобәйгесен һәм бөтен гаилә белән ГТО нормаларын тапшыру фестивален ала. «Без бергә» дип исемләнгән...
1 февральдән Татарстан Республикасының барлык мәгариф учреждениеләрендә «Без бергә» дип исемләнгән олы гаилә уеннарына старт бирелде. Ул үз эченә «Без бергә» дигән балаларның халык иҗаты сәнгать фестивален, «Россия сувенирлары» исеме астында декоратив-кулланма иҗат конкурсын, «Туган як» фотобәйгесен һәм бөтен гаилә белән ГТО нормаларын тапшыру фестивален ала.
«Без бергә» дип исемләнгән олы гаилә уеннары кысаларында мәктәпләрдә ата-аналар һәм аларның балалары ГТО нормаларын тапшыралар. Йөзүдә, йөгерүдә, озынлыкка сикерүдә, чаңгы ярышларында, пневматик винтовкадан атуда көч сынашалар, аларның гомуми физик әзерлеге тикшерелә. Моннан тыш күңелле стартлар, «Әти, әни, мин - спорт яратучы гаилә» исемле спорт уеннары оештырыла. Катнашучылар шулай ук үзләрен иҗат ягыннан да күрсәтәләр. Жюри аларны халык вокалы, халык ансамбле, хореография, сәнгатьле уку, мода театры, фотоэшләр, декоратив-кулланма иҗат номинацияләрендә бәялиләр.
Олы гаилә уеннарының этаплары бөтен республика буенча мәктәпләрдә үтте инде. Безнең районда исә ул Сәмәкәй авылы мәктәбе базасында оештырылды. «Без бергә» исемле спорт уеннарында Сәмәкәйдән - Гыйззәтуллиннар, Гыймаевлар, Фәсхетдиновлар, Абзалетдиновлар, Комсомолец поселогыннан - Гариповлар, Адиевлар, Кнәз авылы мәктәбеннән - Йосыповлар, Миңнәхмәтовлар, Теләнче Тамактан - Фәрраховлар һәм Иске Абдул авылыннан Әхтәмовлар гаиләләре катнашты. Районыбызның спорт сөюче матур гаиләләре ГТО нормаларын тапшырдылар, күңелле һәм мавыктыргыч уеннарда көч сынаштылар. Нәтиҗәдә беренче урын Иске Абдулдан Әхтәмовлар гаиләсенә бирелде. Икенче урында Теләнче Тамактан Фәрраховлар гаиләсе калды. Калганнар исә призер исемен алдылар, дип хәбәр итәләр безгә район мәгариф идарәсеннән.
Фото район мәгариф идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев