Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Чишмә башы» бәйгесендә катнашучылар өчен тавыш бирү дәвам итә - әлегә Бордылылар алда

Инде хәбәр итүебезчә, Тукай районында «Чишмә башы» («Истоки») районкүләм бәйгесенең сайлап алу туры төгәлләнде. Күркәм фестивальнең гала-концерты 3 декабрь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда уздырылачак. Исегезгә төшерәбез, «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми сайтында (www.tukai-rt.ru) һәрбер авыл җирлеге өчен махсус тавыш бирү 29 ноябрьгә (төгәл 18 сәгатькә) кадәр...

Инде хәбәр итүебезчә, Тукай районында «Чишмә башы» («Истоки») районкүләм бәйгесенең сайлап алу туры төгәлләнде. Күркәм фестивальнең гала-концерты 3 декабрь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда уздырылачак.

Исегезгә төшерәбез, «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми сайтында (www.tukai-rt.ru) һәрбер авыл җирлеге өчен махсус тавыш бирү 29 ноябрьгә (төгәл 18 сәгатькә) кадәр дәвам итәчәк.

Әле йомгак ясарга шактый вакыт бар. Шуңа да карамастан, кайбер мәдәният йортларының алдынгылыкны һичкемгә бирмичә, исемлекне әйдәп баруы күзәтелә. Нигездә, бу - Мәләкәс, Иске Абдул, Яңа Бүләк, Биклән авыллары, Круглое Поле поселогы, Новотроицкое авылы. Алар инде бүгенге көндә ике меңнән алып, алты меңгә кадәр тавыш җыйган. Афәрин! Түбән Суыксу, Бәтке, Мусабай Завод та алардан әлләни калышмый. Биредә тавышлар саны 900дән алып ике меңгә җитә язган.

Игътибар белән күзәтеп баручылар искәргәндер, бу исемлек үзгәреп тора. Әйтик, соңгы көннәрдә беренчелекне бирмәгән Мәләкәсне Борды узып китте. Шаккатырлык! Чөнки хәзер алар - 6 меңнән артык тавыш иясе. Шул ук вакытта бу - иртәгә алар урынын башкалар да яулый ала, дигән сүз бит. Активлыкны тагын да арттырырга, тырышырга гына кала. Без исә барыгызга да уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев