Каникуллар чорында районда балалар җәйге лагерьларда ял итә. Новотроицкое мәктәбендә 27 май-2 июнь көннәрендә «Чемпион» хәрби әзерлек лагеренда 10 сыйныфны тәмамлаган 30 үсмер солдат хезмәте үтәргә әзерләнде, алар каршылыклар полосасын үтте, аркылы борыста тартылды, тизлеккә сугышчан корал - Калашников автоматларын җыеп, сүттеләр. Дүшәмбе көнне биредә сәнгатькә гашыйк балалар өчен «Балкыш»...
Каникуллар чорында районда балалар җәйге лагерьларда ял итә. Новотроицкое мәктәбендә 27 май-2 июнь көннәрендә «Чемпион» хәрби әзерлек лагеренда 10 сыйныфны тәмамлаган 30 үсмер солдат хезмәте үтәргә әзерләнде, алар каршылыклар полосасын үтте, аркылы борыста тартылды, тизлеккә сугышчан корал - Калашников автоматларын җыеп, сүттеләр. Дүшәмбе көнне биредә сәнгатькә гашыйк балалар өчен «Балкыш» лагере ишекләрен ачты. Анда җыр, биюгә гашыйк балалар белән хореографлар шөгыльләнәчәк. Табигать яратучылар, туризм белән мавыгучылар 13 июньнән Яңа поселогына «Робинзон» лагерена җыела.
Нет комментариев