Чәчтең дә оныттың түгел
Район башлыгы Фаил Камаев эре хуҗалык һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләренә чәчүлек басуларын күрсәтеп чыкты. Бу эшлекле сәяхәтнең максаты – басу культураларының торышын бәяләү, тәҗрибә уртаклашу, бер-беребездән өйрәнү һәм алдынгы алымнарны үзләштерү.
Соңгы елларда Фаил Камаев район хужалыкларында басу культурасы төшенчәсен алга сөрә. Ул чәчү-эшкәртү технологияләрен дөрес кулланудан башлап, чисталык-тәртип урнаштыруны эченә ала. Чәчүлек җирләренә характеристика биргән күрсәтмә такталар урнаштыру, басу читләрен пөхтә итеп чабып чыгу, культуралар тапталмасын өчен юлларны чистартып тигезләү – игенчеләребезнең үз эшләренә җитди карашы билгесе. Ә иң төп игьтибар, әлбәттә, иген культураларының торышына бирелә. Быелгы һава торышы мул уңыш алырыбызга өмет бирә. Тик алай да үстерү технологияләрен төгәл үтәү кирәк. Кайсы җитәкчеләр бүгенге имтиханда яхшы билге алды, кемнәр адресына шелтә яңгырады – киләсе санда укырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев