Матур авыл нинди була?
1 апрельдән 31 майга кадәр уздырылган санитар-экологик икеайлык кысаларында, ТР Министрлар Кабинеты кабул иткән карар нигезендә, «Татарстан Республикасында иң төзек һәм чиста торак пункт» бәйгесе игълан ителде һәм июньнең беренче атнасында икеайлыкта башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды. Шул исәптән безнең районда да. Икеайлык чорында авыл җирлекләрендә урамнар, шәхси хуҗалыкларның ишегаллары һәм ихаталар, юл буйлары, оешма-предприятиеләрнең тирә-юне, зиратлар, урман-кыр полосалары, чишмә һәм елга буйлары чүп-чардан арындырылды һәм шәхси хуҗалыкларның капка төпләрендә аунап яткан төзелеш материаллары, төрле техника тиешле урынга куелды. Райондагы 23 авыл җирлегендә дә байтак эш башкарылды. Шушы хакта муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров белән сөйләшәбез.