Матур авыл нинди була?
1 апрельдән 31 майга кадәр уздырылган санитар-экологик икеайлык кысаларында, ТР Министрлар Кабинеты кабул иткән карар нигезендә, «Татарстан Республикасында иң төзек һәм чиста торак пункт» бәйгесе игълан ителде һәм июньнең беренче атнасында икеайлыкта башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды. Шул исәптән безнең районда да. Икеайлык чорында авыл җирлекләрендә урамнар, шәхси хуҗалыкларның ишегаллары һәм ихаталар, юл буйлары, оешма-предприятиеләрнең тирә-юне, зиратлар, урман-кыр полосалары, чишмә һәм елга буйлары чүп-чардан арындырылды һәм шәхси хуҗалыкларның капка төпләрендә аунап яткан төзелеш материаллары, төрле техника тиешле урынга куелды. Райондагы 23 авыл җирлегендә дә байтак эш башкарылды. Шушы хакта муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров белән сөйләшәбез.
– Районда һәр авыл ел әйләнәсенә үз биләмәләрен чистартып һәм төзекләндереп тора. Икеайлыкта эш аеруча киң колач белән бара. Башкарыла торган эшләргә җаваплы кешеләр билгеләнде, бәйгегә нәтиҗә ясау өчен комиссия төзелде. Алай гына да түгел, нәтиҗә гадел булсын өчен, 23 авыл җирлеге башлыгы бер-берсенең биләмәләрендә булды. Аларның уртак фикере белән җиңүчеләр игълан ителәчәк. Икеайлык ахырында, традиция буенча, район территориясен 4 юнәлешкә бүлеп, район җитәкчелеге һәм комиссия әгъзалары карап-тикшереп чыкты.
– Бу эштә бәйге игълан итүнең уңай ягы бармы?
– Бәйге ул – стимул. Кешенең холкына хас нәрсә, бәйгеме ул, ярышмы – көндәшен узасы, призлы урын аласы килә. Бу – яхшы нәрсә. Кече авылларга да нык игътибар бирәбез – «Иң чиста кече авыл» номинациясе булдырдык. Җиңүче авыл җирлекләренә кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. Өченче ел бәйгедә җиңүче авыл җирлегенә үлән чапкыч, үткән ел бензин пычкысы бүләк ителде һәм күчмә кубок тапшырылды. Узган ел Иске Абдул авыл җирлеге күчмә кубокка лаек булган иде. Авыл җирлеге башлыкларының һәр авылда булулары үзара тәҗрибә алмашу ролен дә үти.
– Рөстәм Илдусович, бәйгегә нәтиҗәләр нинди критерийлардан чыгып ясала?
– «Театр кием элгечтән башлана» дигән мәгълүм гыйбарә бар. Авыл җирлегенә керү юлында стелалар тора. Алар да матур, каралган булырга һәм җирлекнең үзенчәлеген чагылдырырга тиеш. Авыл капкасының торышы, юл читләре, урман-кыр полосалары, зиратлар (әйләндереп алган коймаларның төзеклеге һәм чүп савытларының булу-булмавы), урамнарның чисталыгы (койма һәм юл буйлары, торак йорт алды һәм урамдагы үләннәрнең чабылу-чабылмавы), чишмә һәм аның тирә-юне, һәйкәл һәм монументларның, социаль-мәдәни объектларның, күпфатирлы йорт территория-ләренең торышы, җирлек исемнәре язылган элмә такталар һәм юл билгеләренең булу-булмавы, аларның торышы, чүп өемнәренең булмавы, утыртылган куак-агачларның саны һәм аларның агартылуы, Сабантуй үткәрелә торган мәйданның, мәчет һәм чиркәүнең тирә-юне исәпкә алына.
– Матур авыл нинди була?
– Матур авыл төзек, чиста була. Анда кемнәр яши? Билгеле, эш сөйгән халык яши. Димәк, чисталык, төзеклек – хезмәтне сөю, үз җиреңне, үз халкыңны ярату да ул. Матур авылга яңадан кайтасы, андагы кешеләр белән кабат очрашасы, күрешәсе килеп тора.
– Димәк, санитар-экологик икеайлык үткәрүнең, бәйге уздыруның тәрбияви ягы да бар?
– Кеше гомер буе үз-үзен тәрбияләп яшәргә тиеш. Бу икеайлыкның һәм шуңа бәйле рәвештә бәйге уздыруның тагын бер әһәмиятле ягы бар – балаларга яхшы үрнәк күрсәтәбез.
– Быел өмәләр ни рәвешле үткәрелде?
– Быел, коронавирус таралу куркынычын булдырмау максатын күздә тотып, өмәләр үткәргәндә катгый таләпләр куелды – халык маска һәм перчаткалар киеп, социаль дистанцияне саклап эшләде. Шәхси хуҗалыклар ишек һәм капка алларын үзләре чистартты.
– Безнең район җирлегендә ял парклары, балалар мәйданчыклары да байтак. Аларны да исәпкә алдыгызмы?
– Аерым алганда, Иске Җирекле, Круглое Поле, Бәтке, Яңа поселогындагы ял паркларының, балалар мәйданчыкларының торышын тәфсилләп карап чыктык. Алар чын-чынлап кешенең сәламәтлеген ныгыту, яхшы кәеф тудыру, ял итү урыны булырга тиеш. Моның өчен ял паркларының эстетик ягына да игътибар иттек. Күз уңыннан бер нәрсә дә читтә калмады. Районда күпкатлы йортлар да байтак. Һәр йортның ишегалды һәм җир кишәрлекләрен карап чыккач бер төрле генә фикер әйтә алмыйбыз. Кайбер кешеләр үзләренә бирелгән җир кишәрлегеннән дөрес файдалана белми яисә теләми – анда чүп-чар үсеп утыра, тиешле-тиешсез урында әйберләр аунап ята. Ә кайберләре ишегалдын һәм җир кишәрлеген гөлбакча иткән. Быел Комсомолец поселогы үз җирлеген чистарту-төзекләндерү юнәлешендә зур тырышлык күрсәтте. Иң үрнәк авыл – Ташкичү. Шушы кече авыл чиста, төзек, матур булсын өчен һәрбер кеше үз өлешен керткән. Аларның күпер төпләренә кадәр карап-тәрбияләп торуларын күреп сөендек. Шулай ук Мусабай Завод, Борды, Иске Абдул авыл җирлеге халкы чисталык-пөхтәлекне ярата. Ә менә Кече Шилнә, Яңа Троицкий авыл җирлекләрендә чистарту-төзекләндерү эшләренә ныклап тотынырга һәм бик нык тырышырга кирәк.
Төп максатыбыз – тирә-юньне, яши торган мохитебезне чиста-пөхтә тоту һәм район җирлегендә яшәүчеләрдә экологиягә, тирә-юньгә сакчыл караш тәрбияләү. Бу сәламәтлегебезне саклауга да зур йогынты ясый. Санитар-экологик икеайлык билгеле срокларда үтә торган кампания генә булмаячак. Бу эшләр алда таба да дәвам итәчәк.
/ Рөстәм Зәкиев фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев