«Чаллы яшелчәсе» хуҗалыгында төзекләндерүдән соң яңа терлекчелек комплексы сафка басачак
200 баш малга исәпләнгән әлеге терлекчелек комплексын бер ай элек төзекләндерүгә керешкәннәр. «Чаллы яшелчәсе» хуҗалыгы җитәкчесе Ришат Хатыйпов сүзләренә караганда, ул 10 сентябрь көненә әзер булачак дип көтелә.
Төзекләндерү эшләре белән шөгыльләнүче фирманың прорабы (төзү эшләрендә турыдан-туры җитәкчелек итүче кеше) Ренат Миязов сүзләренә караганда, бүген комплекс 90 процентка әзер. Төзүчеләр эшләренә беренче августта гына тотынуга карамастан, бина эчендә шактый эш башкарылган. Диварлар, түшәмнәр агартылган, идәнгә тулысынча бетон җәелгән. Шушы көннәрдә түбәсен профнастил белән ябачаклар икән. 5 көн эчендә түбә әзер булачак, дип ышандырды эшчеләр. Аннары бина эчендә мал-туар өчен улаклар урнаштырырга, бүлемтеләр көйләргә генә кала.
- Әлеге терлекчелек комплексы бик таушалган, ярым җимерелгән иде. Әлбәттә, һәрбер хуҗалыкта да сөт күрсәткечләрен тагын да яхшыртырга телиләр. Бу максатка ирешү өчен, малларны асрау, терлекчеләрнең эш шартларын уңайлы итү зур роль уйный. Әлеге терлекчелек комплексы сафка баскач, эшләр тагын да алга китәр дип өметләнәбез, - диде җитәкче Ришат Хатыйпов.
«Чаллы яшелчәсе» хуҗалыгында яңага, уңай шартлар тудыруга зур омтылыш сизелә. Әле күптән түгел хуҗалыкта ике сенаж базы төзеп куйганнар. Ак кирпечтән мәһабәт таш стеналар рәт-рәт тезелеп тора. Инде бер сенаж базын тутырып та куярга өлгергәннәр. Әлеге төзү эшләре хуҗалыкка 3 миллион сумга төшкән. Төзүчеләр эшне тиз тоткан: 20 көн эчендә әлеге базлар әзер булган. Һәрбер базга 2 мең тонна сенаж сыйганлыгын да сөйләделәр хуҗалык хезмәтчәннәре.
Хуҗалыкта эшләүче эшчеләргә махсус программа кысаларында йортлар да төзеп бирәләр икән. Авыл читендәге рәт-рәт җыйнак кына коттеджлар хуҗалык эшчеләренеке.
- Ике ел эчендә 37 коттедж төзедек. Сентябрь азагына кадәр 6ны тапшырачакбыз. Әлеге йортларда яшәүгә дәгъва кылу өчен, өйләнешкән пар хуҗалыкка эшкә килергә тиеш. Безгә терлекче, механизатор, шофер, яшелчә үстерүчеләр кирәк. 10 ел хуҗалыкта эшләгәч, өй хуҗаларга милеккә күчә. Ун ел элек бирегә эшкә кергәннәрнең хәзер күчеп китәргә уйлары да юк. Яшәү җирләре бар, эш хакы әйбәт, вакытында түләнә. Намус белән эшләүче кешеләргә хуҗалыкта хөрмәт бар, - дип сөйләде җитәкче.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев