Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйрәм уңаеннан районыбызда февронкалар тарату флэш-мобы үтә

Бүген исә район хакимияте бинасында, Гаилә, тугрылык һәм мәхәббәт көне уңаеннан, февронкалар - бәйрәм төсмере кертелгән тасмаларны тарату булды. Мондый февронкаларны авыл җирлекләрендә дә таратачаклар. Россиядә 8 июльне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак 2008 елдан бәйрәм итә башладылар. Христиан динендә бу көн гаиләне һәм мәхәббәтне саклаучы дип ышанылган изгеләр...

Бүген исә район хакимияте бинасында, Гаилә, тугрылык һәм мәхәббәт көне уңаеннан, февронкалар - бәйрәм төсмере кертелгән тасмаларны тарату булды. Мондый февронкаларны авыл җирлекләрендә дә таратачаклар.

Россиядә 8 июльне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак 2008 елдан бәйрәм итә башладылар. Христиан динендә бу көн гаиләне һәм мәхәббәтне саклаучы дип ышанылган изгеләр Петр һәм Феврония көне буларак билгеле. Бу изгеләр Владимир өлкәсенең Муром шәһәрендә җирләнгән, шуңа күрә Муромның үзендә 8 июльне гаилә һәм мәхәббәт көне итеп бәйрәм итү традициясе күптәннән барлыкка килгән. Сигез ел элек җирле халык аны Россия күләмендә үткәрергә тәкъдим итә. Бәйрәмнең билгесе итеп ромашка чәчәге сайлана.

Бәйрәмнән фотоларны газетабызның "Вконтакте" челтәрендәге рәсми төркеменнән карый аласыз - http://vk.com/album-54482574_218081798

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев