Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Буаларның торышын карадылар

Районда һәр ел саен биш-алты буа тулысынча ремонтлана Соңгы елларда гидротехник корылмаларны, шул исәптән буаларны ремонтлау буенча районда шактый эшләр башкарыла. Чөнки нәкъ менә бу төр объектларны капиталь төзекләндерү буенча республикада махсус программалар барлыкка килде. Шулай ук подрядчы оешмалар федераль программаларда да катнашалар. Безнең районда буаларны ремонтлау эшен, нигездә, «Яр...

Бүген район территориясендә утыз алты буа исәпләнә. Алар барысы да берничә дистә ел элек төзелгән объектлар. Арада бөтенләй яраксыз хәлгә килгәннәре дә аз түгел. Югыйсә, эшләп торганда аларның халыкка файдасы бик зур. Су керү, ял итү, балык тоту урыны гына түгел, басуларга су сиптерү, янгын очрагында шуннан су алу һәм, ниһаять, каз-үрдәкләр үстерү өчен дә кирәк. Күпер өсте исә җәяүлеләргә дә, транспорт чараларына да бик уңайлы йөрү урыны. Фәрит Гыйззәтуллинның әйтүенчә, буаларны ремонтлау программаларында алар 2012 елдан бирле катнашалар. Дүрт ел эчендә шактый корылмалар яңа төс алырга өлгергән. Мәсәлән, быел гына да Новотроицкое, Түбән Суыксу, Кызыл Байрак, Комсомолец, Яңа поселогы, Күперле җирлекләрендәге буалар капиталь ремонтланган. Барлык эшләр 17 млн 522 мең сумга төшкән.

Рейд Бай Бүләк буасыннан башланды. Авылның бәрәңге бакчалары артында гына урнашкан бу буада әлегә бернинди төзекләндерү эшләре дә башкарылмаган. Ләкин проектка инде заказ бирелгән, корылма киләсе елга ремонтланыр дип көтелә. Биредә авария вакытында су чыгу җайланмасын, төптән су үтү юлын ремонтларга, задвижкаларны ясарга, янгын очрагында су алу урынын эшләргә, күпер өстен тәртипкә китерергә кирәк.

Алдагы объект - Тау асты Дөреш авылы янындагы буа. Биредә дә Бай Бүләктәге кебек эшләрне башкару сорала. Проектка шулай ук заказ бирелгән, киләсе ел планына кертергә исәплибез, дип ачыклык кертә подрядчы оешма директоры.

Фәрит Вагыйзович Октябрь Бүләк авылы янында урнашкан буага да тукталды. «Бу объект исемлектә бөтенләй юк. Ләкин ул шулай ук ремонт таләп итә», - дип аңлатып үтте ул. Сөйләшү вакытында әлеге объектны исемлеккә өстәп, 2017 ел планына кертү турында әйтелде.

Кызыл Байрак авылы янәшәсендәге буа исә быел тулысынча ремонтланган объектларның берсе. Монда авария вакытында су чыгу җайланмасы, төптән су үтү юлы эшләнгән, боздан саклау җайланмасы куелган, күпер өсте киңәйтелгән, тигезләнгән, вак таш җәелгән, ян-якларга сигнал баганалары куелган, гомумән, соралган барлык эшләр башкарылган.

Чиратта - Ташкичү буасы. Ул киләсе елга төзекләндерелер дип планлаштырыла. Шулай ук проектка заказ бирелгән. «Монда төптән су чыгу юлы эшләми. Анысын быел ук алыштырырга инде», - дип әйтеп үтә Фәрит Вагыйзович.

Күперле буасында исә комиссия килгән вакытта берничә техника эшли иде. Ә бүгенгә биредә барлык эшләр тәмамланган.

Рейд барышында соңгы объект - Комсомолец буасы. Суы да шактый күренә, ләкин тәртипкә китерү өчен күп эшләр башкарасы әле монда. Бу корылманы ремонтлау да 2016 ел планына кертелергә тиеш.

Күптән түгел Түбән Суыксу буасын төзекләндерүнең барышы белән танышып кайтырга туры килгән иде. Бу объектка шулай ук күп еллар кул тимәгән булган. Бүген биредә дә эшләр тәмамланган.

«Буаларның ярларына яшь агач үсентеләре дә утыртсак иде, матур да, туфрагы ишелмәскә дә яхшы булыр иде», - дип үз тәкъдимен кертте Фәрит Вагыйзович.

Федераль һәм республика программалары эшләгәндә һәм проектларны вакытында әзерләп, аларда катнашу мөмкинлеге булганда район территориясендәге буалар әкренләп әнә шулай яңарачак, әлбәттә. «Яр Чаллы Мелиоводстрой» ҖЧҖ киләсе елга республика программасы буенча барлыгы алты буада - Бай Бүләктә, Таулы Дөрештә, Ташкичүдә, Комсомолецта, Әҗмәкәйдә һәм Иштирәктә, экология юнәлеше буенча ике буада - Бордыда һәм Керәшен Маҗынында ремонт ясарга ниятли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төзекләндерү