Бордыбаш авылында яшәүче Шакировлар хуҗалыгында матур чәчәкләр генә түгел, яшелчә солтаны – шпинат та үсә
Район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм, районның мәдәният бүлекләре авылда яшәүче яшь гаиләләр арасында «Иң яхшы хуҗалык» бәйгесен игълан итүләре хакында үткән саннарның берсендә хәбәр иткән идек. Бу атнада комиссия авыл җирлекләренә чыгып, конкурста катнашырга теләк белдергән хуҗалыкларны карап йөри башлады. Иң беренчеләрдән булып, алар Борды җирлегендәге Борды, Бордыбаш авылларында...
Шакировларның йортлары Бордыбашка килеп кергәч тә әллә каян үк күренеп тора. Капка янында матур итеп ясалган балалар өчен комлык, йорт алдында аллы-гөлле чәчәкләр, әкияти сыннар да күз явын алып, үзенә тартып тора. Капкадан ишегалдына үткәч тә, чәчәкләрнең койма яннарында ак, сары, кызыл, зәңгәр төсләрдә утыруы да күңелгә хуш килә. Шул арада комиссияне озатып йөрүче җирлек башлыгы Роза Әбделманова үзенең көр, яңгыравык тавышы белән хуҗаларга дәшә. Тавышка, бакча ягыннан ашыга-ашыга бер хатын-кыз килеп чыга. Илдар Шакировның әнисе Гөлфия ханым икән.
- Балалар шәһәрдә, эштә иделәр шул, - ди ул. - Хуҗалыкны үзем генә күрсәтсәм инде.
Аның белән бергә бакча ягына юл алабыз. Нәрсә генә үсми биредә! Һәр бакчада матур рәт белән үсеп утырган бәрәңгедән, кишер, суган, кәбестә ише яшелчәдән тыш, тимерга бай булган шпинат үләне, көнбагыш, мелисса да үсә.
Аннары хуҗабикә безне теплицага алып керә. Түшәмгә кадәр үрелеп үскән помидорлар белән бергә күңелле күч булып утырган борычлар - ымсындырып утыра.
- Мал асрамыйбыз, асравын. Аның каравы, җәй буе умарта кортлары белән мәш киләбез, - ди Гөлфия Бариевна, бакчада тезелеп куелган умарта ояларына ишарәләп. - Аларга бар вакытыбыз багышланган. Улыбыз Илдар, киленем Зилола, өч оныгым белән һәрвакыт бал кортлары, бакча, йорт янында кайнашабыз. Вакытыбыз бер дә буш узмый, - диде ул.
Моның шулай икәне әллә каян күренеп тора. Шакировларның ихаталарында йөргәндә без бер генә чүп, төзексез җир дә күрмәдек. Тиешле жирдә аллы-гөлле бакча чәчәкләре, җиләк-җимеш, яшелчәсе үсеп утыра. Кайчандыр сатып алынган шыксыз гына бер йорттан да алар чын мәгънәсендә кәнфит ясаганнар. Йорт тышыннан да, эченнән дә курчак өе сыман искиткеч матур. Алай гына да түгел, хәтта эш кораллары торган сарай бүлмәләре дә өйдәге сыман чип-чиста, якты.
Матурлык уңган, алтын куллы кешеләрне ярата. Биредә, чыннан да, бар яктан да килгән, булган кешеләр яши икән дип Шакировлар гаиләсенә, аларның йорт-җиренә чын күңелдән сокланып кайтыр юлга кузгалдык.
Киләсе саннарның берсендә сезгә Борды авылында яшәүче күп балалы Трониннар гаиләсе, аларның хуҗалыклары турында сөйләрбез.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
2 июль 2022 - 13:07Автоледи конкурсы старт ала 16 нчы июль көнне Яр Чаллы шәhәренең Яшьлек проспектында “ЭССЕН” оешмасы биләмәсендә хатын-кызлар арасында «Автоледи» ярышы узачак. Ярышта катнашырга теләге булган барлык гүзәл затларны көтеп калабыз.14100
-
2 июль 2022 - 10:06Тулы күәтенә мал азыгы әзерләү эшләре бара Басу-кырларда эш туктамый, бугенге көндә тулы күәтенә мал азыгы әзерләү эшләре бара. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре күпьеллык үләннәрне беренче катын чабу белән мәшгуль.12600
-
2 июль 2022 - 10:04Әгәр кара борча басса Эссе көннәр башлану белән бакчадагы гөрләп үскән яшелчәләрне үлән бете, кара борча, күбәләк корты кебек заралы бөҗәкләр баса башлый. Сусыл, яшел кәбестә яфракларын вак кына кара борчалар сырып, тишкәләп бетерә. Корткычлар һөҗүменнән җәфа чиккән яшелчә яфраклары ямьсезләнә, шиңә, үсә алмый утыра. Шуңа да вакытында ул корткычларга каршы көрәш башларга кирәк тә инде9000
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.38200
-
1 июль 2022 - 12:47Исереккә “диңгез тубыктан” , нәтиҗәсе аяныч 28 июнь көнне Сәмәкәй авылы янында юл- транспорт вакыйгасы булды. 1981 елда туган Лада Гранта автомобиле йөртүчесе, Хуҗәмәт авылы ягыннан Иске Абдул юнәлешендә хәрәкәт итеп, исерек хәлдә юл хәрәкәте иминлеген кагыйдәсенең 2.7, 9.1, 10.1 бүлекләрендә күрсәтелгән таләпләрне боза, тизлекне тиешледән арттыра, каршы юл полосасына чыгып, йөк машинасы белән бәрелешә.14700
-
1 июль 2022 - 12:45Корбан гаете мөбарәк булсын! Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Аллаһ Коръәндә «Хаҗ» сүрәсенең 37 нче аятендә: «Чалган малларыгызның итләре үә каннары Аллаһуга ирешмәс, ләкин сездән Аллаһуга тәкъвалык үә изге гамәлләрегез ирешер, әнә шулай Аллаһ дөяләрне сезнең файдагызга бирде, сезне туры юлга күндергәне өчен Аллаһны зурлап тәкъбирләр әйтүегез өчен, яхшы эшле изгеләрне Җәннәт белән шатландыр!» – ди.8900
-
1 июль 2022 - 10:38Кооперативларда торак сатып алу тәртибе гадиләштерелә Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, РФ Хөкүмәте тарафыннан торак-төзелеш яки торак-туплау кооперативлары аша фатир сатып алуга ана капиталы акчасын юнәлдеру өчен кирәкле документлар исемлеге кыскартылган, бу хакта тиешле карар кабул ителгән *.9300
-
1 июль 2022 - 08:42Яшелчәләргә тозлы су сибегез! Уңыш мул булсын, дисәгез, бу эшне вакытында башкарырга кирәк.10300
-
30 июнь 2022 - 17:26Сукыр тычкан дусмы, дошманмы? Бакчага аяк басуга, кишәрлегебездә рәт-рәт тезелеп киткән күпсанлы балчык өемнәренә күзем төште. Көздән сарымсак, суган утыртып, кишер, тәмләткеч үләннәр чәчеп калдырган түтәлләремнең туфрагы актарылган, ничаклы хезмәт нәтиҗәсе юкка чыккан, күпме орлыгым әрәм булган, дип уфтандым. Сукыр тычканнар кишәрлек астыннан траншеялар казып, лабиринтлар ясап, бакчаны чып-чын катакомбага әверелдергән иде. Буе 10-15 сантиметрдан, авырлыгы 100-150 граммнан артмаган, кара төстәге йомшак мехлы, көчле беләкле, озын тырнаклы, тавышка, искә үтә сизгер, җитез хәрәкәтле, дөм сукыр җан ияләренең зыяны гына түгел, файдасы да күп.12100
-
2 ноябрь 2021 - 13:55Ролик к финалу районных игр КВН «Тукаевский движ…!»
-
10 июнь 2022 - 12:11Сабантуе бәйрәм табынына милли ризыгыбыз бәлеш рецепты Татар халкында зур итле бәлештән дә тәмле, дәрәҗәле ризык юктыр. Бәлешне кадерле кунакларга, бәйрәмнәргә, туйларга пешерәләр. Табынга бәлешне чыгару үзе бер йола.29600
-
3 июнь 2022 - 08:47Кыярны ничек иртә өлгертергә? Яз соң килсә дә, уңышны иртәрәк алып була. Бу уңайдан берничә киңәшкә игътибар итегез.30601
-
12 май 2022 - 10:54Бәрәңге шәңгәсе Ачы камыр рецепты: 200 гр сөт, 200 гр җылы су, тоз, 3-4 кашык май, 1 аш кашыгы шикәр комы, он, чүпрә.36100
-
1 июль 2022 - 12:49
-
17 июнь 2022 - 14:11
-
17 июнь 2022 - 13:54
-
1 июль 2022 - 08:39«Якты юл» дан бергә барабыз!Басма матбугат чараларына II яртыеллыка язылу тәмамланды. «Якты юл»дан аерылмыйча, һәрвакыт безнең белән калучы даими укучыларыбыздан кала, районыбыз газетасына язылучы яңа дусларыбыз да барлыкка килде. Һәм бу бер генә дә уйдырма түгел. Моның хак икәне газета тиражы санында аерым-ачык чагыла. Редакциябез өчен бу зур куаныч, яңадан-яңа, кызыклы язмалар иҗат итү, газетаның сыйфатын яхшыртуга максат куючы зур этәргеч тә.19200
-
1 июль 2022 - 08:39«Якты юл» дан бергә барабыз! Басма матбугат чараларына II яртыеллыка язылу тәмамланды. «Якты юл»дан аерылмыйча, һәрвакыт безнең белән калучы даими укучыларыбыздан кала, районыбыз газетасына язылучы яңа дусларыбыз да барлыкка килде. Һәм бу бер генә дә уйдырма түгел. Моның хак икәне газета тиражы санында аерым-ачык чагыла. Редакциябез өчен бу зур куаныч, яңадан-яңа, кызыклы язмалар иҗат итү, газетаның сыйфатын яхшыртуга максат куючы зур этәргеч тә.19200
-
1 июль 2022 - 12:47Исереккә “диңгез тубыктан” , нәтиҗәсе аяныч 28 июнь көнне Сәмәкәй авылы янында юл- транспорт вакыйгасы булды. 1981 елда туган Лада Гранта автомобиле йөртүчесе, Хуҗәмәт авылы ягыннан Иске Абдул юнәлешендә хәрәкәт итеп, исерек хәлдә юл хәрәкәте иминлеген кагыйдәсенең 2.7, 9.1, 10.1 бүлекләрендә күрсәтелгән таләпләрне боза, тизлекне тиешледән арттыра, каршы юл полосасына чыгып, йөк машинасы белән бәрелешә.14700
-
2 июль 2022 - 13:07Автоледи конкурсы старт ала 16 нчы июль көнне Яр Чаллы шәhәренең Яшьлек проспектында “ЭССЕН” оешмасы биләмәсендә хатын-кызлар арасында «Автоледи» ярышы узачак. Ярышта катнашырга теләге булган барлык гүзәл затларны көтеп калабыз.14100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Якты юл ("Светлый путь")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47608 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Р.М. Закиев
Адрес редакции: 423807, РТ, г. Наб.Челны, пр. М.Джалиля, 46
Телефон редакции: 70-17-58 - редактор;
70-25-48 - бухгалтер;
70-17-43 - отделы писем и массовой работы;
70-16-86 - компьютерная группа.
yakti.ul76@gmail.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика