Бордыда – шахмат зонасы
Борды авылы мәктәбендә тантаналы рәвештә шахмат зонасы ачылды. «Бердәм Россия» партиясенең әлеге проекты республиканың барлык мәктәпләрендә шахмат уйнау мәйданчыклары булдыруны күздә тота.
Борды авылында шахмат зонасы ачуда җирлек депутаты, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Равил Миңнехуҗин ярдәм итте. Ул мәктәп шахмат секциясе өчен ике уен җыелмасы алды.
Шахмат зонасын ачу тантанасында депутат үзе дә катнашты. Чарага Борды авыл җирлеге башлыгы Роза Әбделманова да килгән иде.
Уен мәйданчыгы ачылганнан соң шахмат турниры үткәрелде. Җиңүчеләр грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.
Искә төшерәбез, «Бердәм Россия»нең региональ политсоветы президиумы эшчәнлеге кысаларында милли проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча авыл мәктәпләрендә шахмат зоналары булдыруда юл картасы төзелгән.
/ Фото Борды мәктәбеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев