Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Борды: эшләр мактанырлык, тормыш җырлы...

Үтеп баручы атнаның чәршәмбесендә районда халык җыеннары башланды. Иң беренчеләрдән булып аларны Түбән Суыксу һәм Борды авыл җирлекләре кабул итте.

Без исә, редакциябез белән Борды авыл җирлегенә барып, халык белән очрашуның ничек узуын үз күзебез белән карап-тыңлап кайттык. Гадәттәгечә, Борды мәдәният йорты җыенга килгән халыкны җирле артистларның җыр-биюле номерлары белән каршы алды. Шулай ук, мәдәният учагы фойесында авыл кешеләре төрле сораулар белән үзләренә кирәкле белгечләргә мөрәҗәгать итеп, пенсия белән тәэмин ителеш, социаль яклау һәм башка тармакларга кагылышлы сорауларга җавап ала алдылар. 

Бу көнне җыенга теркәлү исемлеге буенча 96 кеше килде. Шулай ук анда район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе урынбасары Елена Горюнова, район вәкилләре, оешмалар, предприятиеләр җитәкчеләре катнашты. 

Бушлай җир биргәннәр

Иң беренче булып сүзне җирлек башлыгы Роза Әбделманова алды. Ул Борды авыл җирлегенең 2022 елда социаль-икътисади үсеше һәм 2023 елга бурычлары турында сөйләп, чыгыш ясады. Авыл җирлегенә керүче өч авылда эшләнгән эшләр, җыелган салым, туучылар-үлүчеләр һәм башкасы турында төгәл һәм җентекле хисап тотылды. Шулай ук Роза Николаевна халык өчен мөһим сорауларның кайберләренә аерым тукталып үтте.

– Җәйләү авылында зират тулгач, яңасы өчен җир таба алмыйча интектек. Шул вакытта Гирогрий Иванович һәм Галина Ивановна Соловьевлар үзләренең 5 гектар пай җирләрен зират өчен бүләк иттеләр. Менә шушындый яхшылыкны буынннан буынга, онылмыйча җиткерә алсак идек, рәхмәт аларга, – дип, ул авыл зиратын киңәйтү мәсьәләсенә телгә алып, ярдәм иткән авыл кешеләренә җылы сүзләрен әйтте. 
Шулай ук, Роза Әбделманова яңа елда җирлектә башкарыласы эшләрне дә онытмады. Ул башлыча авыл юлларын төзекләндерүгә, газлаштыру, чаңгы трассасын яктылык белән тәэмин итү кебек сорауларга кагылды. 

Район да эшләгән эшләр, грантлар, мал авырулары турында

Роза Әбделманованың хисабынна соң, Борды җирлегендә көн итүче халык алдында район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин, аның икътисад һәм эшмәкәрлек үсешенә ярдәм итү буенча беренче урынбасары Илмир Җаббаров, район ветеринария берләшмәсе вәкиле Нияз Гайфуллин чыгыш ясады.  
Айрат Рафак улы район тормышының барлык тармакларына да тукталып, башкарылган эшләре турында сөйләп үтте һәм шулай ук яңа елда башкарыласылары турында да әйтте. Әйтик, 2023 елда районда 140 мең квадрат метр торакны куланылышка кертү, газлаштырып бетерү буенча эшләр Әҗмәкәйдәге Рябинка микрорайонында, Колыш авылында планлаштырылуын телгә алды. Моннан кала, райондагы юлларны төзекләндерү темасы да актуаль булып кала бирә. 

– Әлеге вакытта Олы Шилнә авылында 500 урынлык мәктәп, Яңа поселогында боз сарае төзелеше өчен, Калмаш мәдәният йортында һәм Борды авылы мәктәбендә капиталь ремонт уздыру максатына акча җәлеп итү эшләре алып барыла, – диде Айрат Рафак улы. 
Ул шулай ук районда «Безнең ишегалды» программасы үз эшен дәвам итәчәге турында да сөйләде. Әлеге программа буенча 2023 елда төрле авыл җирлегендә 21 ишегалды территориясен төзекләндерү планга салынган. 

Илмир Җәббаров исә, авылда шәхси һәм фермер хуҗалыклары булучыларга быел эшләп килүче грантлар, субсидияләр турында сөйләп үтте. Грантларда катнашырга теләк белдерүчеләргә, субсидя алырга ният итүчеләргә авыл хуҗалыгы һәм шул тармакта эшләүче башка белгечләрнең ярдәм күрсәтергә әзер булуларын да ул аерым билгеләп үтте.

Район ветеринария берләшмәсеннән килгән белгеч Нияз Гайфуллин исә йорт хайваннарының котыру чире белән авырып китүләре турында, дуңгызларның африка чумасы хакында да яңа мәгълүмат биреп китте. 

Халык сорау урынына рәхмәтләрен әйтте

Барлык чыгышлардан соң, очрашуга килгән авыл кешеләренә дә сүз бирделәр. Ләкин халык, сораулар урынына район, авыл җирлеге җитәкчелегенә, депутатларга рәхмәтен генә әйтте. Әйтик, Борды җирлеге пенсионерлары фермер Равил Миңнехуҗинның киң күңелле, ярдәмчел кеше булуын искә алып, аңа бик күп җылы сүзләр әйтеп, аңа үзләре бәйләгән бияләй, оекбашлар бүләк иттеләр. Шулай ук авыл кешеләре газлаштыру программасы буенча башкарылган эшләр өчен район, республика җитәкчелегенә, авылларда үз эшен намуслы башкарган медицина хезмәткәрләренә дә җылы сүзләрен кызганмады. Аннары район, авыл җирлеге җитәкчеләре хәзерге вакытта армия сафларында хезмәт иткән егетләрнең ата-аналарына, авыл тормышында актив катнашкан кешеләргә мактау кәгазьләре, грамоталар, истәлекле бүләкләр тапшырды. Борды авыл җирлеге җыены менә шундый күңелле нотада тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев