Боерганга кул эшләре осталары җыелды
Боерган авылында «Җан җылымны өргән гөлләрем» дип аталган бәйрәм узды.
Алдан ук мәдәният йортында осталарыбызның «Күңел көзгем - кул эшләрем» исемле күргәзмәсе тәкъдим ителде. Авылдашларыбыз Фәния Салихова, Гөлфия Әһлиева, Мәхтүмә Сәлахова, Тәнзилә Вәлиева, Халисә Мулланурова, Сания Каюмова, Әнисә Сәлахова, Әнисә Арысланова, Алсу Нөркәева, Гөлсинә Галиева, Татьяна Ким, Мөслимә Сабирова, Рәсимә Шамилова, Фәимә Маннанова, Гөлүсә Миңнәхмәтова, Гөлсәрия Шәйхразыева, Гөлшат Галиева, Гөлчәчәк Шамилова, Айрат Шәйхулов, Асия Миргасыймоваларның күз явын алырлык эшләнмәләре бөтен авыл халкын таң калдырды. Кул эшләре янына «Халкыбызның күңел җәүһәрләре - китапларда» исемле китап күргәзмәсе дә ясап куйдык. Күргәзмәгә куелган китаплардан татар халкының киемнәре, күн һәм ефәкләрнең тарихы, агач һәм башка материалдан ясалган кул эшләнмәләре, чигү-тегү үрнәкләре белән танышырга була.
Бәйрәмебезгә нур өстәп, Калмия авылында яшәүче, ТР рәссамнар берлеге әгъзасы, мөгаллимә Хәния Гәрәева белән районыбыз шагыйрәсе, Рәшит Гәрәй бүләге иясе, укытучы Зөләйха Закирова да катнаштылар. Аларның искиткеч кул эшләрен, мәгънәле шигырь, җырларын халык бик яратып кабул итте. Мәктәптә эшләп килүче «Оста куллар» түгәрәге кызлары (укытучылары Гөлчәчәк Шамилова) өчен бүгенге бәйрәм чын ачыш булды, алар кул эше осталарына мастер-класс та күрсәттеләр.
Сүзләрдән бизәк чигүче авылдашларыбыз Бибинур Хәмәтова, Фәйрүзә Габидуллина, Гөлфия Әһлиева, Фатыйма Абдуллиналарның чыгышлары уйландырды. Колыш авылыннан килгән кунакларыбыз Тәзкирә Авзалова, Гөлфинә Зәйдиева, Боерган кызлары Алия һәм Айсылу Шәйхразыева, Гөлфия Мәхмүтова, Татьяна Ким, Заһирә Әхкыяметдиноваларның җырларын тыңлап кинәндек.
Авыл җирлеге башлыгы Зарифьян Камилянов, район советы депутаты, эшмәкәр, бәйрәмебезнең төп иганәчесе Айрат Арслановларның җылы сүзләре, изге теләкләре бәйрәмебезгә тагын да ямь өстәде. Айрат Мөҗәһит улының Мәхтүмә Сәлаховага (80 яшь), Фәния Салиховага (85 яшь), Гөлфия Әһлиевага (80 яшь) иң матур теләкләр белән күчтәнәч тапшыруын бик яраттык.
Халык мәдәнияте - ул милләтебезнең йөзе, җәмгыятьнең байлыгы. Безнең авылыбызда зур күргәзмә залларын бизәрлек картиналар, чигешләр бар. Саф чишмә суыдай саркып чыккан күңел җәүһәрләребезне яшь буынга тапшыру, аларны өйрәтү - безнең бурыч.
Флүзә Сәлимова.
Фото язма авторы тарафыннан бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев