Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районы Боерган авылында балалар Сабан туе үтте

Ниһаять, балаларның көтеп алган җәйге каникуллары башланды. 31 май көнне укчыларга еллык билгеләрен, җәйге чорга куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатып, өч айлык ялларга тараттык. Әмма мәктәп, укытучылар коллективы өчен укучыларның җәйге ялларын оештыру тагын да җаваплырак. Әле чыгарылыш класс укучылары имтиханнар тапшыра. Шулай ук 1 июньнән мәктәп яны лагерьлары эшли башлады. Боерган...

Ниһаять, балаларның көтеп алган җәйге каникуллары башланды. 31 май көнне укчыларга еллык билгеләрен, җәйге чорга куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатып, өч айлык ялларга тараттык. Әмма мәктәп, укытучылар коллективы өчен укучыларның җәйге ялларын оештыру тагын да җаваплырак. Әле чыгарылыш класс укучылары имтиханнар тапшыра. Шулай ук 1 июньнән мәктәп яны лагерьлары эшли башлады. Боерган мәктәбендә «Акчарлак» мәктәп яны лагеренда бу җәйдә 15 бала ял итә. 1 июньдә безнең мәктәптә тагын бер бәйрәм - балалар Сабан туе да үтте.
Ул көнне быел да балаларны иртән үк мәктәп каршында авылыбызның мәдәният хезмәткәрләре Рәхилә Фаттахова, Наилә Галиева, Эльмира Ханнанова күңелле музыка белән каршы алдылар. Алар балаларга төрле-төрле уеннар, бүләкләр әзерләгәннәр иде. Балалар рәхәтләнеп уеннарда катнаштылар, биюгә - җырга осталыкларын курсәттеләр, командаларга бүленеп тә ярыштылар. Мәктәп укучылары янына «Кызыл калфак» бакчасы балалары да чыгып кушылгач, бәйрәмебез тагын да ямьләнде. Кечкенәләребез күз бәйләп әйбер кисү, кашыкка йомырка куеп йөгерү, чүлмәк вату уеннарында катнашып бүләкләр алдылар.
Сабан туе төгәлләнгәннән соң бәйрәм «Акчарлак» мәктәп яны лагеренда дәвам итте. Тәрбиячеләр Диләрә Гыйльметдинова һәм Ильнара Нәгыймуллина балалар белән спорт ярышлары оештырдылар, рәсем конкурсы үткәрделәр. Бу көнне балалар рәхәтләнеп ял иттеләр.
Бу матур бәйрәмне үткәрергә күмәк фермер хуҗалыгы җитәкчесе Әзһәр Хәсәнов, Люция Хөснетдинова, шәхси эшмәкәрләр Гөлсинә Галиева, Рәсимә Әхмәтҗанова, Ришат Хәлимов, Илнар Фәттахов, Илсур Шамилов, Зәки Шайхуллин, Ирек Әхмәтов гаиләләре иганәчелек ярдәме күрсәтте, дип хәбәр итә редкциягә мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлчәчәк Гыйләҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев