Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бикләндәге Яңа ел кичәсе Кино елына багышланды (фото)

31 декабрь көнне Биклән мәдәният йортында «Яңа ел киносы» дип исемләнгән чара утте. Барлык чыгышлар, концерт номерлары, уеннар 2016 ел Рәсәй Федерациясендә Кино елы дип игълан ителү уңаеннан чыгып төзелгән иде. Бәйрәмне «Яңа ел әкияте» дип исемләнгән спектакль белән балалар театры башлап җибәрде (Җитәкчесе китапханә мөдире Гөлнара Мирходжаева). Шуннан соң...

31 декабрь көнне Биклән мәдәният йортында «Яңа ел киносы» дип исемләнгән чара утте. Барлык чыгышлар, концерт номерлары, уеннар 2016 ел Рәсәй Федерациясендә Кино елы дип игълан ителү уңаеннан чыгып төзелгән иде. Бәйрәмне «Яңа ел әкияте» дип исемләнгән спектакль белән балалар театры башлап җибәрде (Җитәкчесе китапханә мөдире Гөлнара Мирходжаева). Шуннан соң авылдашларны Биклән авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбеев котлады, матур теләкләрен җиткерде. Ветераннар бәйрәм белән котлап, яңа ел җырларын башкарды, вальс әйләнде, «Шатлык» бию ансамбле рус халык һәм «Случай в Новый год» шаян биюләрен башкарды. Биклән халык театры үзешчәннәре сәхнәдэ «Әкият» дигән кино төшерделәр.

Убырлы карчыклар биюе, «Если б я был султан» сценкасы, «Сәйлән» триосы башкарган татар халык җырларына поппури, Рәдиф Сираев башкарган «Моңлану» жыры, Алия Әхмәтҗанова башкарган «Аязым» жыры, Мәдинә Мирходжаева башкарган «Хәерле иртә» җыры, «Биклән егетлэре» төркеме башкаруында «Без бит авыл егетлэре» җыры тамашачылар күңеленә хуш килде. Елдагыча, зал тутырып килгән авылдашлар кич буена рәхәтләнеп уеннарда катнашты, татар халык бию көйләренә биеп, күңел ачты.

Кыш бабай һәм Кар кызы белән авылдашларны узган ел символы Кәҗә һәм яңа ел символы Маймыл котлады, үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Тамашачыларны бәйрәмнән «Карнавальная ночь» фильмыннан «Пять минут» җыры белән белән озаттык. Авылдашлар бәйрэмне оештыручыларга, барлык катнашучыларга рәхмәт әйтеп, күтәренке кәеф белән Яңа елны каршыларга өйләренә таралыштылар.

1 январь кичендә яшьләр дискотекада күңел ачса, 2 январь көнне Мәдәният йортына балалар Яңа ел иртәсенә җыелды. Бу көнне алар «Әкияттэ кунакта» дип исемләнгән театраль күренеш карады, төрле уен-конкурсларда, эстафеталарда көч сынашты, Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәтте.

Матур шигырьләр, җырлар, биюләр башкарган балаларга Кыш бабай буләкләрен мулдан өләште, киләсе елга да балаларны бәйрәмгә чакырып калды, дип хәбәр итә Биклән мәдәният йорты хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев