Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бикләндә яшәүче Зөләйха Сөләйманова һәм Фәүзия Садыкова 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтте

Озын гомерле әби-бабайлар - авылның горурлыгы, яшь буын өчен батырлык һәм сабырлык өлгесе. Өлкәннәребезнең гомер юлы сикәлтәләрсез, җиңел генә үтмәгән. Бөек Ватан сугышы китергән авырлыклар, якыннарың югалту ачысы, аттай җигелеп эшләү - болар барысы да 80, 90 яшьләрен тутырган авылдашларыбызның башыннан үткән сынаулар. Бу көннәрдә 90 әрен тутырган тыл һәм...

Озын гомерле әби-бабайлар - авылның горурлыгы, яшь буын өчен батырлык һәм сабырлык өлгесе. Өлкәннәребезнең гомер юлы сикәлтәләрсез, җиңел генә үтмәгән. Бөек Ватан сугышы китергән авырлыклар, якыннарың югалту ачысы, аттай җигелеп эшләү - болар барысы да 80, 90 яшьләрен тутырган авылдашларыбызның башыннан үткән сынаулар. Бу көннәрдә 90 әрен тутырган тыл һәм хезмәт ветераннары, Бөек Ватан сугышы ветераннары толлары Зөләйха апа Сөләйманова һәм Фәүзия апа Садыковаларның күркәм юбилейлары булды.

Юбилярларыбызны котларга районнан Тукай районы Аппарат җитәкчесе Әсхәдә Наврозова һәм Биклән авыл җирлеге башлыгы урынбасары Гөлназ Хөснуллина килделәр. Күңелләрне җылытырлык матур сүзләр белән тәбрикләде алар әбекәйләрне, үрнәк булырлык озын тормыш юлы, тырыш хезмәтләре өчен рәхмәтләрен җиткерделәр. Юбилей көнен искә алсыннар, дип җылы юрган бүләк иттеләр. Шулай ук Россия Президенты Владимир Путинның да котлау открыткасын тапшырдылар. Шәхсән үземнең исемнән юбилярларга ныклы сәламәтлек, бәхетле картлык телим. Алар мона чын-чынлап лаек, дип хәбәр итә Биклән авылының ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Асия Фазуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев