Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бикләндә Республика көненә багышланган “Чәчәкләр бәйрәме” үтте(фото)

Биклән мәдәният йортында 30 август көнне Республика көненә багышланган «Чөчөкләр бәйрәме» утте. Ел саен үткәрелә торган әлеге чарада авылдашлар чәчәк бәйләмнәре, яшелчә һәм чәчәкләрдән тәрле эшләнмәләр алып килеп, күргәзмәдә катнашалар. Быел да күргәзмә өстәлебез мулдан булды. Бәйрәмне авыл жирлеге башлыгы Мансур Сахбеев ачып жибәрде. Авылдашларны, килгән кунакларны бәйрәм белән котлады....

Биклән мәдәният йортында 30 август көнне Республика көненә багышланган «Чөчөкләр бәйрәме» утте. Ел саен үткәрелә торган әлеге чарада авылдашлар чәчәк бәйләмнәре, яшелчә һәм чәчәкләрдән тәрле эшләнмәләр алып килеп, күргәзмәдә катнашалар. Быел да күргәзмә өстәлебез мулдан булды. Бәйрәмне авыл жирлеге башлыгы Мансур Сахбеев ачып жибәрде. Авылдашларны, килгән кунакларны бәйрәм белән котлады. Авылыбыз үзешчәннәре Мирза Гимадиев, Фирия Гарипова, Римма Гимадиева, Асия Фазуллина, Лилия Сахбеева, Шәргыя Әхмәтова чыгышларын тамашачылар бик яратып кабул иттеләр. Алар бәйрәм көнендә иң матур җырларын башкардылар. «Хәтфә» фольклор ансамбле җырчылары Татарстан, туган як турында жырлар башкарды. Барлык килгән тамашачылар белән чәчәклэр турында җырларны искә төшердек. Бәйрәмебездә Башкортстан Республикасыннан килгән кунаклар да бар иде. Алар арасыннан Фәнис Зарипов җырларын авылдашлар бик җылы кабул итте, алкышларга күмде. Бәйрәмебез ахырында күргәзмәгә нәтижә ясалды, урыннар билгеләнде, бүләкләр тапшырылды. 1 урынны Фирия Гарипова, 2 урынны Римма Гимадиева яулады. 3 урынны Асыя Фазуллина, Мәрьям Мустафина,Наилә Никитина, Шәргыя Әхмәтова, Айсинә Якуповалар бүлештеләр. Бәйрәм дәртле биюләр, чәй өстәле артында матур җырлар белән тәмамланды, дип хәбәр итә Биклән мәдәният йорты директоры Рузилә Костина.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X