Бикләндә балалар бакчасының түбәсен ябу – иң алгы планда
Районда авыл җыеннары дәвам итә. Һәр авыл җирлегенең үз тормышы, үзенә генә хас бурычлары, башкарган эшләре, үзенең истәлекле вакыйгалары, ирешкән уңышлары бар дисәк тә, барысына уртак, хәл итүне көтә торган бер үк төрле проблемалары да, уртак максатлар да бар. Бер авылдан икенчесенә күчеп, халык җыеннарына йөргәндә бу аеруча сизелә. Ни...
Район хакимияте башлыгы Васил Хаҗиев, хакимиятнең бүлек мөдирләре, районның халыкка хезмәт күрсәтүче оешма җитәкчеләре авыл җыеннарына менә шулар хакында халык белән уртага салып сөйләшергә, киңәшләшергә дип баралар да инде.
Биклән авыл җирлегендә халык җыены күңелле мизгелләрдән башланып китте. Район, авылның җәмәгать эшләрендә актив катнашкан кешеләргә, ярышларда район данын яклаган спортчыларга Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Аннары авыл җирлеге башлагы Мансур Сәхбиев узган елда башкарылган эшләр турында халык алдында хисап тотты. Чыгышының барышында ук авыл халкын борчыган сорауларга да җавап бирә барды ул. Әйтик, урамдагы утларның еш сүнүе, сукбай этләрне аулау, киселгән карт агачлар урынына яшь үсентеләр утырту зарурлыгы, күп балалы гаиләләргә бирелгән җирләрдә йортлар җиткерү кызу темплар белән бара. Яңа йортларны тиз җиткереп керәләр, аларга газ, су кертү тоткарлана. Проектлары эшләнгән инде, акрынлап коммуникацияләре дә булыр, диде ул. Канализация суын чистарту системасын эшләү төгәлләнеп килә. Бүгенге икътисадый шартларда бу мәсьәләләр бөтен җирдә дә авыррак хәл ителә. Аннары, авыл зурая бара, тиздән башнялардагы суның җитмәве ихтимал. Районда «Чиста су» республика программасы эшли, киләчәктә ниятләре - магистраль су юлы үткәрү.
Башкарылган эшләр дә җитәрлек. Ниһаять, Бакчасарай авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә һәйкәл куелган. Бу эшне башыннан ахырына кадәр алып барган, иганә иткән Равил Миңнехуҗинга җыенда рәхмәт әйтелде. Күп катлы йортлар янында балалар мәйданчыклары ясарга керешкәннәр. Илдус Фазылов, Рамил Гыйбадуллин һ.б тырышлыгы белән бер йорт янына шундый мәйданчык эшләнгән инде. Балалар рәхәтләнеп уйный. Язга чыккач бу эш дәвам иттереләчәк.
Авылның имам-хатыйбы Мөдәфис Ахунов үзенең чыгышында бүгенге катлаулы шартларда уяу булырга, акны-карадан аера белергә, төрле сафсаталарга ышанмаска чакырды, илгә-көнгә тынычлык теләде.
Район хакимияте башлыгы Васил Хаҗиев дөнья хәлләре, кризис шартларындагы илдә барган вәзгыять, район предприятиеләре һәм оешмаларының максатчан эшләүләрен билгеләп үтте. Ул шулай ук бүгенге көндә җирлек каршында торган иң мөһим бурыч - балалар бакчасының түбәсен яңарту, диде. Бу мәсьәләне контрольгә алам, дип белдерде. Иң куанычлысы - балалар күп туа монда. Бакчада 63 сабый тәрбияләнә, 45 бала бакча яшенә җитеп килә, мәктәптә 119 укучы белем ала. Балаларга үсү, белем алу өчен уңый шартлар тудыру - безнең изге бурыч. Балалар бар икән, авыл яши, аның киләчәге бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев