Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген чемпионатта 6 медаль уйнатыла

Бүген Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатында - өч төрле ярышта 6 медаль комплекты уйнатылачак. Иртән Казансуда ачык суда йөзү буенча ярышлар старт ала. 5 чакрымга йөзү бәйгесе ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында бер-бер артлы үтәчәк. Соңгы Дөнья чемпионатында 5 чакрымлы дистанциядә ир-атларда Тунис, Канада һәм Германия спортчылары...

Бүген Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатында - өч төрле ярышта 6 медаль комплекты уйнатылачак.

Реклама

Иртән Казансуда ачык суда йөзү буенча ярышлар старт ала. 5 чакрымга йөзү бәйгесе ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында бер-бер артлы үтәчәк. Соңгы Дөнья чемпионатында 5 чакрымлы дистанциядә ир-атларда Тунис, Канада һәм Германия спортчылары беренче булган иде. Ләкин, немец йөзүчесе Томас Лурц 2 ай элек карьерасын төгәлләү турындагы карар кабул итте. Бүген көчле затларыбыз арасында булачак бәйгедә сюрпризлар аның ватандашларының запас варианты булу-булмауга бәйле дә инде. Белгечләр хатын-кызлар арасындагы фаворитларны, гадәттәгечә, АКШ һәм Бразилия йөзүчеләре булыр дип саныйлар.
Көндез Су спорт төрләре сараенда катнаш парлар арасында 10 метрлы каланчадан һәм хатын-кызлар арасында 3 метрлы трамплиннан синхрон суга сикерүләр буенча финал ярышлары узачак. Кытай спортчыларыннан кала пьедесталга Италиянең легендар суга сикерүчесе, 14 тапкыр Европа чемпионы Таня Каньотто һәм Лондондагы Олимпиадада бронза медаль яулаган канадалы Дженнифер Абель дәгъва итә ала.
Кич "Казан Арена"да техник программада шәхси чыгышларын тәкъдим итеп, синхрон йөзү остасы булган хатын-кызлар арасында тәүге медаль комплекты уйнатылачак. Шулай ук төркем һәм катнаш дуэт белән ярышуда техник программаның беренчел раунд бәйгеләре үтәчәк. Россия җыелма командасына Кытай, Украина һәм Испания командалары көндәш булачак. Пиреней ярымутравында урнашкан дәүләт командасын аның капитаны һәм үз илендә атаклы фотомодель булган Она Карбонель Бальестеро тәкъдим итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X