«Безнең җир» – Тукай районы турында яңа телепроект
Чаллы-ТВ (Татарстан-24) каналында Тукай районы авылларына багышланган тапшырулар циклы чыга башлады. «Безнең җир» дигән проектның беренчесе Салих Сәйдәшев исемендәге хуҗалык эшчәнлегенә багышланды. Әлеге хуҗалык районда әйдәп баручылар исемлегендә. Игенчелек һәм терлекчелек буенча югары күрсәткечләргә иреште. Мәгълүм булганча, сәйдәшлеләр беренчеләрдән булып, элиталы орлыклар җитештерүне үзләштергән иде. 90нчы еллардан бирле сайлаган бу...
Чаллы-ТВ (Татарстан-24) каналында Тукай районы авылларына багышланган тапшырулар циклы чыга башлады. «Безнең җир» дигән проектның беренчесе Салих Сәйдәшев исемендәге хуҗалык эшчәнлегенә багышланды.
Әлеге хуҗалык районда әйдәп баручылар исемлегендә. Игенчелек һәм терлекчелек буенча югары күрсәткечләргә иреште. Мәгълүм булганча, сәйдәшлеләр беренчеләрдән булып, элиталы орлыклар җитештерүне үзләштергән иде. 90нчы еллардан бирле сайлаган бу катлаулы кәсеп хуҗалыкны кризис елларында таркатмаска, авылны, аның тыңгысыз хезмәтчәннәрен саклап калырга булышты. Бүген алар республиканың элиталы орлыклар җитештерүче Ассоциациядә әйдәп баручылар. Моннан өч ел элек хуҗалык үз көче белән заманча терлекчелек комплексы җиткерде. Хәзер савым сыерларын заманча шартларда асрыйлар, бу әлбәттә, терлекчелекнең продуктлылыгына уңай йогынты ясый. Аннан да бигрәк, җитәкчеләр комплексның ин зур казанышы дип терлекчеләрнең хезмәт шартларын яхшыртуны саный. Эшмәкәрлекнең нигезендә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең абруен күтәрү, аларны кайгырту ята. Биредә сыер савучы һөнәрен мактаулы итү күзәтелә. Хуҗалыкның икенче бригадасында да шундый ук комплекс төзергә керешкәннәр. Уңган сәйдәшлеләрнең бу юлы авыл хуҗалыгын үстерү буенча дәүләт программасына керү мөмкинлеге дә бар.
«Безнең җир» программасы авыл хуҗалыгында җитештерү турында гына түгел, ул, нигездә, кешеләр турында. Авылларын яратып, аның киләчәге өчен көч куйган, киләчәген туган җир белән бәйләргә җыенган авыл җанлы кешеләр турында. Мондый тапшыруны булдыру кирәклеге турында телевизор караучылар үзләре тәкъдим итте.
Апрель аеннан Чаллы телевидениесе ТР Президенты тәкъдиме белән оештырылган Татарстан-24 каналына күчте. Үзгәрешләр алдыннан халык арасында сораштырулар үткәрелде. Телевизор караучылар экраннарда бүгенге авыл тормышы, андагы җитештерү шартлары, үзебездә авыл хуҗалыгы продукцияләре житештерүнең мөмкинлекләре турында күбрәк белергә тели. Өстәвенә, Тукай районы Чаллыны азык-төлек белән төп тәэмин итүче булып санала.
Проект яңа, шуңа күрә аның авторлары телевизор караучылардан тәкъдимнәр кабул итәләр.
«Безнең җир» программасы ике атнага бер - чәршәмбе көнне эфирга чыга. Шулай ук аны Чаллы-ТВ сайтында да карарга була (tvchelny.ru).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев