Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бездә – игелек көне

Игелек эшләү – бер дә авыр түгел. Ул акча белән дә исәпләнми, күпчелек очракта вакытны да күп алмый. Иң мөһиме – аны башларга кирәк. Таныш булмаган кешегә матур итеп елмаю да кайчакта могжизалар тудырырга сәләтле. Игелекнең үз көне дә бар. Аны бөтен дөньяда 13 ноябрьдә билгеләп үттеләр. 

Һәрвакыттагыча, мондый матур чарадан Князево мәдәният йорты хезмәткәрләре дә читтә калмады. Алар, волонтерлар белән берлектә, җирлектә яшәүчеләргә игелек турында язылган листовкалар, шарлар тараттылар. Әлеге матур бүләктән һәркем бик канәгать калды, яхшы кәеф белән юлын дәвам итте. Шушындый күңелле һәм игелекле акция үткәргәннәре өчен алар оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде. 

Тамара Тузеева, 
Князево мәдәният йорты директоры. 

/ Фото Тамара Тузеевадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев