Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйрәм күңелсез хәлләр белән тәмамланмасын

Чыршы куйганда, биналарны Яңа елга бизәгәндә, пиротехник эшләнмәләрне кулланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү аркасында ел саен төрле күңелсез хәлләр килеп чыга. Шуңа күрә, бәйрәмгә әзерләнү белән мәшгуль көннәрдә гади генә берничә кагыйдәне искә төшерү бер дә комачауламас. Яңа ел чыршысын авып китмәслек итеп урнаштырыгыз, бүлмәдән чыгу юлын япмагыз. Төзексез гирляндалардан файдаланмагыз....

Чыршы куйганда, биналарны Яңа елга бизәгәндә, пиротехник эшләнмәләрне кулланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү аркасында ел саен төрле күңелсез хәлләр килеп чыга. Шуңа күрә, бәйрәмгә әзерләнү белән мәшгуль көннәрдә гади генә берничә кагыйдәне искә төшерү бер дә комачауламас.
Яңа ел чыршысын авып китмәслек итеп урнаштырыгыз, бүлмәдән чыгу юлын япмагыз. Төзексез гирляндалардан файдаланмагыз. Бина эчендә пиротехник эшләнмәләр кулланмагыз. Балаларны караусыз калдырмагыз, аларны ут белән эш итү кагыйдәләренә өйрәтегез. Төзек электр үткәргечләрдән генә файдаланыгыз, челтәргә көч китермәгез, кулдан ясалган электр приборлары кулланмагыз. Электр җиһазларын кушылган килеш калдырмагыз. Урын-җирдә тәмәке тартмагыз. Сигарет һәм алкогольнең янгын чыгаручылар икәнен онытмагыз.
Пиротехник эшләнмәләр сатып алгансыз икән, инструкциясен укып чыгарга иренмәгез. Гадәти пиротехниканың да үз үзенчәлекләре була. Фитильне кулыгызны алга сузып кабызыгыз. Шартлатканда тамашачылар пиротехник эшләнмәләрдән 20 метрдан якын тормаска тиеш.
Кабызган пиротехник эшләнмәне кулда тотып тору, аның өстенә иелеп карау, кешегә таба каратып очырту катгый тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: куркынычсызлык кагыйдәләре