Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Беслан фаҗигасе уяу булырга чакыра

Районда бу темага багышланган күптөрле чаралар үтте Халыкара террорчылыкка каршы теләктәшлек итү көнендә Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре мәктәп укучылары белән «Террорчылыкның киләчәге юк» дип аталган әңгәмә үткәрделәр.

Мәктәп укучылары белән без 11 ел элек Беслан мәктәбендә булган коточкыч вакыйга турында сүз алып бардык. Ул вакытта террорчылар кулыннан 334 кеше бер гөнаһсызга һәлак булды, 800 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды. Кнәз мәктәбе укучылары һәлак булганнарның истәлегенә шәмнәр кабызды, аларны бер минутлык тынлык белән искә алды һәм шәмнәр янына чәчәкләр куйды.

Шулай ук әлеге чарада яшүсмерләргә Беслан фаҗигасе вакытында батырлыклар күрсәткән кешеләр турында фильм да күрсәтелде. Әңгәмә вакытында без укучыларның шәхси иминлегенә игътибар иттек. Гадәттән тыш хәл була калса, нишләргә, үзеңне саклап калу өчен нинди чаралар башкарырга - барысын да сөйләп үттек. Шулай ук яшүсмерләргә кичектергесез хезмәтләрнең һәм полиция хезмәткәрләренең телефоннарын әйттек, дип язды безгә даими хәбәрчебез Тамара Тузеева.

- Иске Абдул авылы үзәшчәннәре Ирек Таң авылында «Һәрберебездән уяулык сорала» темасы астында хәтер концерты куеп кайттылар. Ул Бөтендөнья террорга каршы көн кысаларында әзерләнгән иде. Концертыбыз җылы мохиттә үтте, дип хәбәр итте Иске Абдул мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Кәүсәрия Ситдыйкова.

«Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү белгечләре дә «Күпмилләтле Россия. Экстремизмга - юк» дип аталган чара үткәргәннәр.

- Чарада 7дән башлап 15 яшькә кадәр булган 23 балигъ булмаган яшүсмер катнашты. Үзебезгә максат итеп балаларда төрле милләт вәкилләренә, аларның социаль хәлләренә, кайда яшәгәннәренә карамыйча, олы хөрмәт тәрбияләүне алдык. Кече яшьтәге балаларга махсус темага туры китереп мультфильм күрсәттек. Ә зурраклар исә рәсемнәр конкурсында үз көчләрен сынап карады. Чара ахырында балалар кәгазьгә күгәрчен сыннары ясап, «Татарстан» совхозы поселогы урамнарына чыктылар. Үз куллары белән ясаган күгәрчен рәсемнәрен яшүсмерләр үтеп баручыларга тараттылар, акция белән таныштырып үттеләр.

P. S. Күбрәк фотоларны «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: террорчылык