Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Беркатлылык бәласе

Узган атна дәвамында район Эчке эшләр бүлегенең дежур частена 156 хәбәр килгән. Барысы 8 очрак буенча җинаять эше кузгатылган. 

Бакчачылык ширкәтләреннән урлаулар тукталып тормый. Узган атна җинаятьләренең дә берсе шуңа бәйле. Бу юлы Азнакай районыннан килгән ир-ат «Ордиушка» ширкәтендәге йорттан милек урлаган.
Банк картасыннан акча салдырулар да дәвам итә. Хокук сакчылары кисәтә тора, беркатлы гражданнар акчаларын югалта тора. Куадыда яшәүче 47 яшьлек ир-атка күп тапкырлар кабатланган схема буенча картагызны блокировкадан алырга кирәк дип шалтыраталар. Ир-атның карта кодын әйтүе була, акчаларыннан җилләр исә. 
Теләнче Тамакта хокук сакчылары бер йорттан патроннар ясый торган җайланма, металлар һәм башка хәрби кирәк-яраклар алганнар. 
Чит ил гражданнарын законсыз рәвештә теркәүнең өч очрагы билгеле булган. Иске Җирекледә участогы булган 61 яшьлек чаллылы Таҗикстан кешесен, 52 яшьлек иштирәкле исә ике үзбәк кешесен ялган миграция исәбенә куйган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев