Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бер очрашу – үзе бер гомер

2015 елдан 2018 елга кадәр бик матур чара  – кече авыл бәйрәме оештыра идек. Ул үзенә күрә Оргыдыда, Сәеттә туып-үскән кешеләрнең якташлар очрашуы бәйрәме була иде. Шул елларда бәйрәм чарасында кешеләр хәтерлидер – якташлар очрашуы бик  матур үтте.

Баштагы дүрт елда бары Оргыды авылында туганнарның якташларның очрашуы булып оештырылды ул. Аны без кече авыл бәйрәме дип атадык. Күрше авыллардан да бәйрәмебезгә кунаклар килде. Үзара гомер буе дус-тату яшәгән кешеләр «Бер очрашу -үзе бер гомер» дип, сайрашып туймадык. Җыр-бию, уен-көлке тынып тормады ул чагында. Янә шушы матур чараны дәвам итәргә ниятләп торабыз. Быел 14 августта Оргыды авылының иң матур җирендә – элекке умарта бакчасында кече авыл бәйрәме оештырылачак. Колхозлар гөрләп чәчәк аткан чорларда Оргыды, Сәет авыллары гомер буе бер бригада булып яшәде, эшләде, мактаулы хезмәте белән колхозның данын үстерде. Басуларда арпа, бодай, арыш игелде. Яшелчә уңышын да мул ала идек. Мал азыгы – печән әзерләүдә кимен куймадык. Утын кисү, яру дисеңме? Барысын да күмәк башкардык. Хәзерге көнедә дә бу ике кече авыл бер бригада булып эшли, бергә күңел ача, ял итә. эшебез дә, бәйрәмнәребез дә уртак. 
Август аенда уздырылачак бәйрәмгә: Сәмәкәй, Күгәш,  Иске Абдул, Мерәс Ирек таңы, Казиле, Чыршылы авыллары Татарстан һәм Сосновый Бор совхоз поселогы, ут күршебез Хуҗамәт авылыннан да кунаклар чакырулы. Бу чарада яше дә, карты да рәхәтләнеп ял итәр дип өметләнәбез. Урал төбәгендәге яшәүчеләр, Ерак Воркутадан, Пермь өлкәсеннән дә якташларыбыз бәйрәмгә кайтыр дип өметләнәбез. Хәтта Финляндиядән дә вәкил булачак. Бу бәйрәм Сабантуй булмаса да, милли бәйрәмебез программасындагы кайбер ярыш-бәйге төрләрен чарабыз планына керттек. 
Бу бәйрәм – бик зур чара, анда байтак кунаклар киләчәк. Мондый чараны күмәк рәвештә оештыру чорала. Кем ни рәвешле булыша ала – рәхәтләнеп сезнең ярдәмегезне кабул итәбез. Бигрәк тә хуҗалар – Оргыды, Сәет авылы халкына аерым мәрәҗәгатемне җиткерәм – әйдәгез, бергәләп матур бәйрәм оештырыйк. Берегез дә читтә калмаса иде. Элек үткәрелгән очрашу-бәйрәмнәрне оештыруда «Ирек» җитештерү кооперативы (җитәкчесе Рөстәм Хаҗиев) бик нык булышкан иде. Алар быел да читтә калмаслар дип өметләнәбез.
«Бер очрашу -үзе бер гомер», 2021 елның 14 августында көндезге сәгать бердә Оргыды авылының элекке умарта бакчасына җыелыйк. Очрашыйк әле, күңелләр нечкәреп һәм сафланып китәр, йөрәккә дәрт, тәнгә дәрман алып, гомергә җитәрлек бер хатирә итеп сакларлык бәйрәм оештырыйк. Барчагызны да чакырып калам. Минем телефоным: 8-9179266525.
Мәүлетҗан Хисамиев.
Тукай районы ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев