Бер көндә өч урында янгын чыкты
Кичә район җирлегендә өч урында янгын чыгу теркәлде. Боерганда шәхси эшмәкәр милке саналган җир участогында коры үләннәр янып китү турында спутник аша янгын сүндерүчеләргә хәбәр килде. Әйтергә кирәк, районда бу спутник аша алынган беренче хәбәр. «Колосок» бакчачылык ширкәтендә хуҗасы үлеп, ташландык хәлгә калган бакча йортына ут кабу турында шалтырату кабул...
Кичә район җирлегендә өч урында янгын чыгу теркәлде. Боерганда шәхси эшмәкәр милке саналган җир участогында коры үләннәр янып китү турында спутник аша янгын сүндерүчеләргә хәбәр килде. Әйтергә кирәк, районда бу спутник аша алынган беренче хәбәр. «Колосок» бакчачылык ширкәтендә хуҗасы үлеп, ташландык хәлгә калган бакча йортына ут кабу турында шалтырату кабул ителде. Өченче очрак - Круглое Поледа «Чулпан» кафесы янында тимер юл белән автомобиль юлы арасында зур гына мәйданда шулай ук кипкән үләннәрнең януы теркәлде. Барлык очраклар буенча бүген тикшерү эшләре бара, гаеплеләр административ җаваплылыкка тартылачак. Ә гаеплеләрне эзләгәндә шик иң беренче янгын чыккан территориянең хуҗасына төшә, дип белдерә район буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге баш белгече Флер Миңнеханов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев