Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Белем бәйрәменә – 2 сентябрьдә

Быел укучыларның җәйге каникуллары бер көнгә озынаеп, мәктәпкә алар 2 сентябрьдә генә киләчәкләр.

Ул көнне районның 18 урта, 5 төп белем бирү мәктәбендә, Куады авылындагы башлангыч мәктәп-бакчасында һәм Теләнче Тамак тернәкләндерү интернат-мәктәбендә Белем бәйрәме үтәчәк. Беренче дәрес РФ Конституциясе кабул ителүнең 20 еллыгына багышланачак. Район укучыларын яңа уку елы белән котларга ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев киләчәк. Аның район башлыгы Васил Хаҗиев белән бергә Яңа Бүләк мәктәбенә баруы көтелә. Ә Бәтке мәктәбе укучылары үзләренә кунакка ТР Фән һәм мәгариф министрлыгының халыкара мәгариф программалары һәм проектлары бүлеге башлыгы Лилиана Бикметованы көтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Белем бәйрәме