Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Башкортстанда wi-fi һәм телефоннар өчен зарядка корылмасы булган троллейбус барлыкка килде

Салонда телефоннарны һәм гаджетларны зарядкага кую өчен корылма, wi-fi роутер урнаштырылган. Стәрлетамакта троллейбус идарәсе базасында капиталь ремонт узган яңартылган троллейбуслар линиясен чыгардылар. Бу хакта Башкортстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза "Башинформ" агентлыгы. Шәһәр хакимияте җитәкчесе Владимир Куликов сүзләренчә, заманча технологик эшләнмәләрне...

Салонда телефоннарны һәм гаджетларны зарядкага кую өчен корылма, wi-fi роутер урнаштырылган.

Стәрлетамакта троллейбус идарәсе базасында капиталь ремонт узган яңартылган троллейбуслар линиясен чыгардылар. Бу хакта Башкортстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза "Башинформ" агентлыгы.

Шәһәр хакимияте җитәкчесе Владимир Куликов сүзләренчә, заманча технологик эшләнмәләрне кулланып эшләнгән ремонт Россиядә беренче тапкыр башкарылган. Троллейбус видеокүзәтү, пассажирларны санау, пассажирларга мәгълүмат бирү кебек заманча мәгълүмати системалар белән җиһазланган. Салонда телефоннарны һәм гаджетларны зарядкага кую өчен корылма, wi-fi роутер һәм күз күреме начар пассажирлар өчен өстәмә тышкы динамик урнаштырылган.

Шул ук көнне шәһәрдә җәмәгать тарнспорты белән идарә итү буенча яңартылган диспетчерлык үзәге ачылды. Система реаль вакыт режимында транспортның кайда булуын, туктап торуын, төшке ашта булуын күзәтү, йөртүче белән элемтәгә керү һәм пассажирлар агымын күзәтү мөмикнлеге бирә. Диспетчерлык үзәге маршрутта троллейбуслар җитмәгәндә һәм хәрәкәт интервалын төзәтергә кирәк очракта, транспорт чараларын сан һәм маршрут буенча оператив рәвештә көйли ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев