Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бар ул мәрхәмәтле кешеләр

Үзе белән аралашу, чын күңелдән хәленә кереп сөйләшү авыру кеше өчен олы бәйрәмгә тиң. Ә менә матди ярдәм дә күрсәтелсә, алар өчен олы бүләк. Бәхеткә, бар ул булышырга атлыгып торган киң күңелле, юмарт кешеләр. Кайда ничектер, безнең Иштирәк авылында яшәүче өлкәннәр һәм инвалидлар андый ярдәмне һәрвакыт тоеп яши.

Бакчасарай авылында эшләүче фермер Равил Миңнехуҗин һәр елны ярдәм итә. Быел да ул өлкәннәр көнендә мул итеп күчтәнәчләр җибәрде, инде менә инвалидларыбызга да бүләкләрен әзерләп куйган. 46 инвалид төрле тәм-томнар белән шыплап тулган зур тартмаларда күчтәнәчләр алды. «Без аның үзен күреп рәхмәт әйтә алмабыз. Мөмкин булса безнең рәхмәтләребезне җиткерсәгез иде», – дип шалтыраттылар миңа җирлегебез инвалидлары. 
Равил Лотфуллович – чын мәгънә-сендә изге күңелле, олы җанлы, мәрхәмәтле кеше. «Бер яхшылык мең бәладән коткарыр» ди халык мәкальләре. Игелекле эше үзенә меңе белән кайтсын, мал-мөлкәте тагын да ишәйсен. Кешеләрдән шулай рәхмәтләр генә ишетеп яшәргә язсын аңа. 

Җирлек халкы исеменнән ветераннар советы рәисе Рима Ризатдинова. 
/ Фотолар Гөлнара Гарифуллинадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев