«Полиция Кыш бабае» акциясе барышында район Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре ата-аналарның балигъ булмаган балаларын тиешенчә тәрбияләмәвенең алты очрагын ачыклаганнар. Әлеге фактлар Татарстан, Круглое Поле поселокларында, Бәтке авылында теркәлгән. Әлеге ата-аналар административ җаваплылыкка тартылган. Дүрт гаилә профилактик исәпкә куелган. Алар Татарстан, Яңа поселокларында һәм Ташкичү авылында.
Яңа ел яллары вакытында җәмәгать...

Яңа ел яллары вакытында җәмәгать тәртибен саклауда бүлек хезмәткәрләре көчәйтелгән режимда эшләде, дип белдерә бүлек башлыгы урынбасары Азат Шәйдуллин. 2-7 январь көннәрендә тәртип бозуларны кисәтү максатыннан кичке вакытта өстәмә рейдлар үткәрелгән. Аларның барышында җәмәгать урынында спиртлы эчемлекләр кулланган өчен 11 кешегә, тәмәке тарткан өчен - 3, вак хулиганлык өчен - 4, балигъ булмаган баласын карамаган өчен 1 кешегә карата беркетмә төзелгән.
1-8 январь көннәрендә дежур частьта хокук бозулар бәйле 85 хәбәр теркәлгән. Аларның 12се гаилә-көнкүреш мөнәсәбәтләренә кагыла, 5есе мәет, 8е - юл-транспорт һәлакәтләре, 3есе янгын чыгу табылу белән бәйле.
Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, мәдәният объектларында үткән Яңа ел кичәләрендә, 6 январьдан 7сенә каршы төндә ун авыл җирлегендә чиркәүләрдә үткән Раштуа бәйрәмнәрендә тәртип бозулар күзәтелмәгән.
Фото чыганагы: obratske.ru
Нет комментариев