Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Комсомолец поселогы балалары квест-уенда катнашты

Әдәбият елы уңаеннан Комсомолец поселогы мәдәният йортында «Әкият геройлары эзеннән» дип аталган квест-уен оештырылды. Балалар, командаларга бүленеп, әкиятләр дөньясына чумдылар. Чара квест формасында үтте. Аларга төрле шифрлар һәм табышмаклар чишәргә, төрле биремнәр үтәргә туры килде. Мәсәлән, «Поэзия станциясе»ндә алар дүрт юллык шигырьне язып бетерде, «Әкияти математика», «Әкияттән юллар», «Герой исемнәре»...

Әдәбият елы уңаеннан Комсомолец поселогы мәдәният йортында «Әкият геройлары эзеннән» дип аталган квест-уен оештырылды. Балалар, командаларга бүленеп, әкиятләр дөньясына чумдылар.
Чара квест формасында үтте. Аларга төрле шифрлар һәм табышмаклар чишәргә, төрле биремнәр үтәргә туры килде. Мәсәлән, «Поэзия станциясе»ндә алар дүрт юллык шигырьне язып бетерде,
«Әкияти математика», «Әкияттән юллар», «Герой исемнәре» станцияләре дә балалар өчен мавыктыргыч булды.
«Китаплар больницасы»нда уенда катнашучылар, китапханә мөдире Тамара Лобова белән бергәләп, китапларны ремонтладылар. Һәр бирем өчен балалар баллар-конфетлар алдылар, соңыннан аларны санадылар. Әлбәттә инде, уенда дуслык җиңде, дип яза мәдәният йорты директоры Анна Шәрифҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев