Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бал бәйрәме, Алма спасы

Марина Орлова, Бәтке авылының матур яшәвенә сөенеп, тагын бер хәбәр юллаган: - Август муллык ае гына түгел, бәйрәмнәргә дә бай. Бер-бер артлы «Бал спасы» («Медовый спас»), беренче «Алма спасы», икенче «Алма спасы» - халкыбызның борынгыдан килгән бәйрәмнәре. Әйе, бал аертыр, бакчаларда алмалар өлгерер чак җитте. Ә ул алмаларның безнең авыл...

Марина Орлова, Бәтке авылының матур яшәвенә сөенеп, тагын бер хәбәр юллаган:
- Август муллык ае гына түгел, бәйрәмнәргә дә бай. Бер-бер артлы «Бал спасы» («Медовый спас»), беренче «Алма спасы», икенче «Алма спасы» - халкыбызның борынгыдан килгән бәйрәмнәре. Әйе, бал аертыр, бакчаларда алмалар өлгерер чак җитте. Ә ул алмаларның безнең авыл кешеләренең бакчаларында нинди сортлары гына юк. Ник шуларга куанмаска, ничек инде җыелышып, шул шатлыкны уртаклашмаска?! Шулай уйлаштык та «Втрой спас - яблочко припас» дигән бәйрәм үткәреп алырга булдык. Бу - борынгы бәйрәм. Китапханәчебез һәм «Ладушка» коллективы җитәкчесе Татьяна Романова эзләнеп бик матур сценарий әзерләде һәм үзешчәннәр белән аны сәхнәгә куйды. Рус халык җырлары, дәртле биюләр чиратлашып барды сәхнәдә. Залдагылар хәтта белгән җырларга кушылып утырдылар. Сәхнә белән тамашачылар арасында җылы бер багланыш барлыкка килде. Әле моңга салып, әле күңелләрне кузгатып җыр артыннан җыр агылды, ә коллективның яшьләр төркеме дәртле биюләре белән җилкендерделәр. Концерт бер сулышта барды, тәрәзә артындагы пыскак яңгыр да кәефләрне кыра алмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев