Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бакчагызда уңыш мул булдымы?

Безнең әни өй янындагы бакчабызда ниләр генә үстерми. Капкадан керүгә үк - каен җиләге, ишек алдыбыз зур һәм ул җәй буе аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утыра. Яшелчә үсентеләрен ул өйдә иртә яздан үстерә башлый, бакча түтәлләренә һәрберсенең «көен» белеп утырта, ул аларны сабый бала карагандай тәрбияләп үстерә. Һәр яфрагына, һәр җимешенә...

Безнең әни өй янындагы бакчабызда ниләр генә үстерми. Капкадан керүгә үк - каен җиләге, ишек алдыбыз зур һәм ул җәй буе аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утыра. Яшелчә үсентеләрен ул өйдә иртә яздан үстерә башлый, бакча түтәлләренә һәрберсенең «көен» белеп утырта, ул аларны сабый бала карагандай тәрбияләп үстерә. Һәр яфрагына, һәр җимешенә куана. Беренче «свежий» кыярны без әниебез үстергән түтәлдән авыз итәбез, помидорлары да иртә пешә. Борыч, суган-сарымсак, салат үләннәренең ниндие генә юк. Җиләкләре, «виктория», каен җиләге, карлыган, кура җиләге ел саен мул уңышы белән куандыра. Гөлләрен без, балалары, кайтып керүгә ишек алды ямьле булсын дип үстерсә, яшелчәләрен исә базардан сатып алмасыннар, ашлама-агусыз үстерелгәнен ашасыннар дип үстерә.

Әниебезнең горурлыгы исә сап-сары, баллы кабаклар. Ул бу сорт кабакны «эзләп» тапканчы ниндиләрен генә утыртып карамады. Менә монысы кабак ичмасам - җимеш тәме килә аннан. Кышын әни шул кабактан тәмле бәлеш пешереп, күршеләрен, ветераннар клубына бергәләп йөрүче клубташларын сыйларга ярата. Быел аның алтынсу кабаклары каерылып уңды.

Хөрмәтле укучыларыбыз, сез нинди яшелчәләр үстердегез? Бәлки әле аларны кышка әзерләү, пешерүнең рецептлары да бардыр. Рәсемгә төшереп, редакциягә юллагыз. Без аларны рәхәтләнеп бастырып чыгарырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев