Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бакчачыны котырган төлке тешләгән

19 июньдә иртән «Искра» бакчачылык ширкәтенең оператор будкасына төлке керә. Ул шунда утыручы операторга ташлана, аны тешли. Зыян күрүче ир-ат үз-үзен саклар өчен төлкене буып үтерә. Соңыннан «Искра» бакчачылык ширкәте рәисе, бөтен саклык чараларын үтәп, төлкенең гәүдәсен Тукай районы ветеринария берләшмәсе лабораториясенә китерә.

Төлкедә котыру авыруы юкмы икәнлеген ачыклар өчен анализлар алына. Тикшерү уңай нәтиҗә күрсәтә.
Ветеринар табиблар «Искра» бакчачылык ширкәте территориясендә 3 баш мөгезле эре терлеккә, 10 баш мәчегә hәм 2 эткә котыру авыруына каршы вакцина ясады. Ширкәтнең оператор будкасын һәм аның янәшәсендәге гомуми мәйданы 400 квадрат метр тәшкил иткән территорияне дезинфекцияләде. Шулай ук территория буйлап кыргый хайваннар өчен 800 доза ораль вакцина салып чыкты, дип хәбәр итә район ветеринария берләшмәсенең баш эпизоотологы Әлфирә Харисова.

Фото район ветеринария берләшмәсеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев