Кичә сәгать кичке биш тулганда Иске Җирекле авылында Үзәк урамындагы бер ихатада мал сарае януы турында хәбәр алына. Бинада хуҗаның күз алдында, ул мал туйдырып йөргәндә ут чыга. Сәбәбе - электр чыбыкларында кыска ялганыш барлыкка килү. Ут чаткылары чәчрәп якындагы саламга каба. Бәхеткә, хуҗа күршеләре ярдәме белән малларны сарайдан куып...
Кичә сәгать кичке биш тулганда Иске Җирекле авылында Үзәк урамындагы бер ихатада мал сарае януы турында хәбәр алына. Бинада хуҗаның күз алдында, ул мал туйдырып йөргәндә ут чыга. Сәбәбе - электр чыбыкларында кыска ялганыш барлыкка килү. Ут чаткылары чәчрәп якындагы саламга каба. Бәхеткә, хуҗа күршеләре ярдәме белән малларны сарайдан куып чыгарырга өлгерә. Утны Мәләкәс авылының беренче бүлекчәсе янгынчылары сүндерә.
Нет комментариев