Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аз керемле күп балалы гаиләләргә янгын сүндерү җайланмалары бүләк иттеләр

Россиядә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының оешуына 25 ел, Татарстанда исә 20 ел тулу кысаларында республика буенча гадәттән тыш хәлләр идарәсе хәйрия акциясе үткәрә - аз керемле күп балалы гаиләләргә янгын сүндерү һәм янгынны кисәтүче автоном җайланмалар бүләк итә. Бу акциядә район күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге дә катнашты. Алар әлеге приборларны ике...

Бүлек башлыгы вазифаларын башкаручы Илнар Мифтахов һәм баш белгеч Артем Асеев, «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге башлыгы Светлана Шәехова беренче булып Иске Җирекледә яшәүче Сушколар йортына килделәр. Дүрт балалы бу гаилә төзелеп бетмәгән таш йортта яши. Монда бинаны җылыту юлы бары электр энергиясе белән генә. Яшәргә мөмкин булган бердәнбер бүлмәдә электр җылыткычы гына тора. Шуңа күрә янгын куркынычсызлыгы чараларын күрү монда бик мөһим. Балалар да берсеннән-берсе кечкенә.

Илнар Мифтахов гаилә башлыгының кулына янгынны кисәтүче һәм ут сүндерү җайланмаларын биргәндә алардан ничек файдаланырга икәнлеген җентекләп аңлатты, өйдә булган ике балага да ут чыгудан ничек сакланырга кирәклеген искә төшереп үтте, өлкәннәргә электрүткәргечләрдәге кайбер төзексезлекләрне тәртипкә китерергә кушты.

Аннары күзәтчелек эшчәнлеге һәм социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре «Татарстан» совхозы поселогында яшәүче Сизовлар гаиләсенә юл алдылар. Монда да шулай ук дүрт бала. Сизовлар күпкатлы йортның бер фатирында гомер итәләр. Биредә дә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүдә кимчелекләр юк түгел.

«Янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешен тикшерү, кагыйдәләрне аңлату максатыннан без һәрдаим рейдлар үткәреп торабыз. Әти-әниләр, балалар белән инструктажлар уздырабыз. Мондый хәйрия ярдәмнәрендә исә бик теләп катнашабыз. Барлык райондашлардан янгын куркынычсызлыгы таләпләренә бик игътибарлы булуларын сорыйбыз. Бүген без тапшырган приборлар һәр йортта булырга тиеш. Ваемсызлык, элементар кагыйдәләрне үтәмәү олы фаҗигагә китергән очраклар районда да, республикада да аз түгел. Иң кызганычы, аларда бер гаепсез сабыйлар гомере өзелә. Әти-әни­­­­­­ләр бу турыда бервакытта да онытмасыннар иде», - ди Илнар Мифтахов.

«Районда аз керемле, күп балалы, гомумән, яшәү шартлары начар булган гаиләләр шактый. Гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләренең тәкъдимен без бик хуплап кабул иттек. Авыр хәлдә яшәүче гаиләләргә бераз булса да ярдәм булыр, дидек», - дип өсти социаль ярдәм күрсәтү үзәге башлыгы Светлана Шәехова.

Янгынны кисәтү һәм сүндерү приборлары өчен гаиләләр дә рәхмәтләрен җиткерде, куркынычсызлык таләпләрен үтәргә сүз бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев