Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылларны яшелләндерү үзебездән тора

Туган авылым Оргыдыда һәм янәшә-тирә авылларда еш булам. Авыл урамнарыннан үтәм, бакча башларында йөрим. Сүз дә юк, авылларыбыз матур, мул тормышта яшиләр. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре көчле, җитәкчеләре белемле, җирне эшкәртеп, бик яхшы уңыш алалар. Монысы мактауга лаеклы. Әмма авылның тышкы күренешенә, яшеллегенә, чисталыгына карата эшлисе эшләр күп әле. Бер генә...

Туган авылым Оргыдыда һәм янәшә-тирә авылларда еш булам. Авыл урамнарыннан үтәм, бакча башларында йөрим. Сүз дә юк, авылларыбыз матур, мул тормышта яшиләр. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре көчле, җитәкчеләре белемле, җирне эшкәртеп, бик яхшы уңыш алалар. Монысы мактауга лаеклы. Әмма авылның тышкы күренешенә, яшеллегенә, чисталыгына карата эшлисе эшләр күп әле. Бер генә мисал. Минзәлә районы, Хуҗамәт авылы чатыннан борылып, асфальт юл белән Иске Абдул, Мерәс, Торнаташ авылларына барганда, юл кырыйларында бер агач әсәре күрмисең, гүяки дала буйлап барасың, 40 еллап инде шулай кеше кулы тимичә яши бирәбез. Авыллар эчендә дә яшеллек бик аз. Газ торбалары сузганда агачларын кисеп бетерделәр дә яңаларын утыртырга оныттылар. Электәге агачлары картаеп, череп авып беттеләр. Авыллар шәрәләнеп калды.

Без укыган вакытта, 60нчы елларда, мәктәп балалары олылар җитәкчелегендә язын-көзен агач утырту өмәләренә чыгалар иде. Агачлар үсеп киткәч, эшебезгә сокланып йөрдек. Әмма еллар үткәч, вәзгыять үзгәрде, башлангыч мәктәп ябылды, мәктәпнең матур бакчасын бульдозер белән кырдырып ташладылар. Хәзер элеккеге җәмәгать урыннары хуҗасыз йорт ишегалды кебек - алабута, тигәнәк, чүп-чар өеме эчендә калды.

Мин «Татарстан» совхозы бистәсендә наратлыкта Сабантуйлары гөрләп үткән чакларны хәтерлим. Соңыннан бу агачларны кисеп ыргыттылар да, байлар йортлар салып куйдылар. Ә яңа агачлар утырту турында уйлаучы да булмады. Авылларны яшелләндерүдә авыл җирлекләре, аларның җитәкчеләре башлап йөрсәләр, һәркем үзе яши торган җирне матурайтуга, яшелләндерүгә өлеш кертсә, яшәешебез тагын да матураер, авылларыбыз гөлбакчага әверелер иде.

Мәүлетҗан Хисамиев.
Оргыды авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев