Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылларда Россия көнен үткәрделәр

Теләнче Тамак авылының мәдәният йорты каршында, Россия көне уңаеннан, балалар белән очрашу узды. Бәйрәмгә «Акчәчәк» балалар бакчасына, мәктәп яны «Каенкай» лагерена йөрүче балалар килде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре аларга бу көннең ничек барлыкка килгәнен, Россия гербы, әләме, гимны турында сөйләделәр, Россия тарихы һәм географиясенә караган темага викторина үткәрделәр. Балалар зур горурлык...

Теләнче Тамак авылының мәдәният йорты каршында, Россия көне уңаеннан, балалар белән очрашу узды. Бәйрәмгә «Акчәчәк» балалар бакчасына, мәктәп яны «Каенкай» лагерена йөрүче балалар килде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре аларга бу көннең ничек барлыкка килгәнен, Россия гербы, әләме, гимны турында сөйләделәр, Россия тарихы һәм географиясенә караган темага викторина үткәрделәр. Балалар зур горурлык белән Ватаныбыз турында шигырьләр, җырлар башкардылар, барысы бергә Россия гимнын җырладылар. Бәйрәм күңелле биюләр, уеннар белән тәмамланды, дип хәбәр итте Теләнче Тамак авылының мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рәмилә Сәгъдиева.

Шилнәбаш авылының мәдәният йорты каршында «Россия - минем Ватаным» дип исемләнгән эчтәлекле программа оештырылды. Әлеге чара матур җыр белән башланып китте. Аннан соң бәйрәмгә җыелганнарны әлеге көн тарихы белән таныштырып үттеләр. Балалар үткәргән викторинадан бик канәгать калды, теләп бирелгән сорауларга җавап эзләде. Яшүсмерләр бергәләшеп Россия гимнын җырладылар, аннары мәдәният йорты директоры Анжелика Понамарева мавыктыргыч бәйгеләр оештырды, дип язды безгә Шилнәбаш авылының китапханә мөдире Нурзилә Бариева.

Кнәз авыл җирлегендә Россия көнен уздыру Чыршылы авылында Сабан туе бәйрәменә туры килде. Бу көнне авылда «Триколор» патриотик акциясе оештырылды, волонтерлар бөтен кешегә Россия әләме төсләре белән тасмалар тараттылар, дип хәбәр итте Кнәз мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев