Авыл хуҗалыгы буенча сан алу тәмамланды
1 июльдән 15 августка кадәр районда россиякүләм чара - авыл хуҗалыгы буенча сан алу узды. Исемлеккә кертеләсе объектларны барлау эше 2015 елда ук башланган иде. Сан алу кампаниясе чорында барлыгы 26 юридик оешмадан, 216 крестьян-фермер хуҗалыгы һәм шәхси предприятиедән, 23706 шәхси ярдәмчел хуҗалыктан, 86 бакчачылык ширкәтендәге 5899 дача участогыннан мәгълүматлар...
1 июльдән 15 августка кадәр районда россиякүләм чара - авыл хуҗалыгы буенча сан алу узды. Исемлеккә кертеләсе объектларны барлау эше 2015 елда ук башланган иде. Сан алу кампаниясе чорында барлыгы 26 юридик оешмадан, 216 крестьян-фермер хуҗалыгы һәм шәхси предприятиедән, 23706 шәхси ярдәмчел хуҗалыктан, 86 бакчачылык ширкәтендәге 5899 дача участогыннан мәгълүматлар җыелды, дип белдерде район хакимиятендә үткән киңәшмәдә Дәүләт статистикасының район территориаль бүлеге җитәкчесе Гөлназ Шәйхуллина.
Сан алуда авыл җирлеге белгечләре арасыннан сайлап алынган 71 кеше эшләде. Алар планга кертелгән барлык объектларны үтте. Бүгенге нәтиҗәләр шуны күрсәтте: шәхси ярдәмчел хуҗалыкларда соңгы вакытта кош асраучылар күбәйгән, ә менә сыерлар саны соңгы биш елда 27,3 процентка кимегән. Авыл халкы моны сан алучыларга мал азыгын сатып алуның кыйммәт булуы белән аңлаткан. Печәнне үзең әзерләгәндә дә, фуражны сатып алмый мөмкин түгел.
Сан алу шулай ук фермерларның төп проблемасын ачыклаган: әйләнештә акчалары булмау сәбәпле, күп эшмәкәрләрнең техника, җиһазлар яңартырга, баш санын арттырырга мөмкинлекләре юк. Ә бу эшләр башкарылмый икән, фермер хуҗалыкларының киләчәге юк дигән сүз.
Сан алу кампаниясе вакытында ачыкланган мәсьәләләр авыл хуҗалыгының үсеш программасында үз урынын алачак, якынча нәтиҗәләрне Росстат 2017 елның дүртенче кварталында бастырачак, соңгы нәтиҗәләр исә 2018 елның дүртенче кварталында билгеле булачак, дип чыгышын йомгаклады Гөлназ Шәйхуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев