Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Автотүләү башка счетка киткән

Узган атнада дистанцион технологияләр кулланып эшләнгән тагын бер җинаять теркәлгән – билгесез җинаятьче 47 яшьлек чаллылының Сбербанк картасыннан акча урлаган.

Зыян күргән гражданин мобиль банкның «Автоплатеж» системасыннан файдалана торган булган. Чираттагы күчерү вакытында акча автомат рәвештә билгесез счетка киткән. Карта хуҗасы моны ике көннән генә күреп алган. Кызганычка, банк үз клиентына берничек тә ярдәм итә алмаган, полициягә мөрәҗәгать итәргә киңәш биргән. Әлегә җинаятьче дә табылмаган, акча да юк. 
Атна дәвамында тагын өч урлау очрагы теркәлгән. Яңа Колышта гараждан әйберләр урлап чыкканнар, Белоус поселогында ачык сейфтан милек урланган, 32 һәм 34 яшьлек ике ир-ат Керәшен Маҗынында яшәүче 41 яшьлек хатын-кызның ихатасыннан металлолом алып чыгып киткәннәр. Барлык очраклар буенча да җинаять эшләре кузгатылган. 
Үтерү белән янаулар да районда еш кабатланып тора, дип белдерде атналык киңәшмәдә ясаган чыгышында Эчке эшләр бүлегенең полиция башлыгы Руслан Гардеев. Бу юлы аның берсе Нефтебазада булган – 67 яшьлек ир-ат 24 яшьлек ир-атка янаган. Тагын ике очракта «Алан» һәм «Ордиушка» бакчачылык ширкәтләрендә яшәүче күршеләр мөнәсәбәтләрен ачыклаган. 
Юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 258 очрагы билгеле булган. 5 кеше руль артына исерек килеш утырган. Җәза катылануга карамастан, куркынычсызлык каешын такмаучылар да күп. Бу юлы әлеге кагыйдәне үтәмәгән 82 йөртүчегә, балаларны махсус утыргычсыз алып барган 13 кешегә штраф салынган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев