Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты тарафыннан Кама поселогын Яр Чаллы шәһәре белән бәйләгән шәһәр автобус маршруты хәрәкәте схемасына үзгәрешләр кертелде.
Үзгәрешләргә туры китереп, соңгы тукталыш югарыда күрсәтелгән муниципаль берәмлек т е р р и т о р и я с е н д ә билгеләнде – «”Яр Чаллы – Зәй – Әлмәт шәһәре” трассасы юнәлешендә үлчәү контроле пункты», элек пассажирларны утыртутөшерү Кама поселогына керү мәйданчыгында башкарыла иде.
Бу Кама бистәсендә яшәүчеләр өчен кайбер уңайсызлыклар тудырды. Кама поселогына кадәр автобус хәрәкәте «Автостанция – Нефтебаза поселогы» 102а номерлы маршрут буенча авыл җирлеге башлыгы белән килештерелгән расписание нигезендә һәм район халкының фикерен исәпкә алып башкарыла. Торак пунктларга рейслар саны пассажирлар агымыннан чыгып билгеләнә.
Пассажирларны утырту-төшерү «Кама» базары каршындагы мәйданчыкта башкарыла. 2025 елның 22 гыйнварыннан «Кама поселогы – Автостанция» өстәмә рейсы кертелде, ул, якшәмбедән тыш, көн саен 7:05 тә йөриячәк. Әлеге рейс буенча киләчәктә хезмәт күрсәтүнең икътисадый максатка ярашлылыгын билгеләү өчен пассажирлар агымына көндәлек мониторинг үткәрелә.
Бүгенге көндә эш көннәрендә 3 рейс башкарыла: – Яр Чаллы шәһәре автостанциясеннән – 8:10, 12:10 һәм 17: 05; – Нефтебаза поселогыннан – 8:25, 12:25 һәм 17:25. Ял көннәрендә 2 рейс: – Яр Чаллы шәһәре автостанциясеннән - 8:10, 15: 30; – Нефтебаза поселогыннан - 8:25, 15:45.
Нет комментариев