Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Август башыннан пенсия күләме арта

1 августтан эшләүче пенсионерларның пенсия күләме артачак. Әлеге үзгәреш эш бирүчеләрнең Пенсия фондына түләнгән иминият кертемнәрен исәпкә алып, ел саен уздырылучы пенсия күләмен яңадан исәпләү белән бәйле. Шулай итеп, планлы индексацияләү белән бергә эшләүчеләрнең пенсия күләме өстәмә рәвештә тагын уртача 161 сумга артачак. Пенсиягә өстәлүче әлеге түләү, пенсия күләмен билгеләгәндә...

1 августтан эшләүче пенсионерларның пенсия күләме артачак. Әлеге үзгәреш эш бирүчеләрнең Пенсия фондына түләнгән иминият кертемнәрен исәпкә алып, ел саен уздырылучы пенсия күләмен яңадан исәпләү белән бәйле. Шулай итеп, планлы индексацияләү белән бергә эшләүчеләрнең пенсия күләме өстәмә рәвештә тагын уртача 161 сумга артачак.

Пенсиягә өстәлүче әлеге түләү, пенсия күләмен билгеләгәндә исәпкә алынмаган иминият кертемнәренә бәйле, соңгы тапкыр иске формула буенча исәпләп чыгарылачак. Киләсе елдан, яңадан исәпләү 2015 елда түләнгән иминият кертемнәреннән чыгып, яңа тәртиптә - баллар буенча башкарылачак дип көтелә.

Шуны да искәртеп үтәсе килә: гаризасыз хезмәт пенсиясенең иминият өлешен төзәтү Пенсия фонды бюджетына килгән иминият кертемнәре суммасы турындагы мәгълүматлардан чыгып, ел саен 1 августта үтә. Хезмәт пенсиясенең иминият өлешен гаризасыз яңадан исәпләү хокукына картлык буенча хезмәт, инвалидлык һәм караучысын югалту буенча пенсия алучылар ия. Эшләүче пенсионерларның пенсия күләме автомат рәвештә үзгәртеләчәк, моның өчен Пенсия фондына килергә кирәк түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев