Якын көннәрдә Татарстанда һава торышының кискен начарлануы көтелә. Синоптиклар фаразлавынча, Россиянең Европа өлешендә атмосфераның кышка әзерлек чоры башлана. 15 ноябрь көнне бөтен Татарстан буенча яңгыр белән кар булуы ихтимал. Җилнең тизлеге 15м/с, урыны белән буран булырга мөмкин. Температура +3 градустан -1 градуска кадәр төшәчәк. Синоптиклар белдерүенчә, киләсе атнадан салкыннар башланачак,...
Якын көннәрдә Татарстанда һава торышының кискен начарлануы көтелә. Синоптиклар фаразлавынча, Россиянең Европа өлешендә атмосфераның кышка әзерлек чоры башлана. 15 ноябрь көнне бөтен Татарстан буенча яңгыр белән кар булуы ихтимал. Җилнең тизлеге 15м/с, урыны белән буран булырга мөмкин. Температура +3 градустан -1 градуска кадәр төшәчәк. Синоптиклар белдерүенчә, киләсе атнадан салкыннар башланачак, кар көтелә. 16 ноябрь, шимбә көнне, кыска вакытлы кар явуы көтелә. Урыны белән буран һәм тизлеге 15-17 м/с кадәр җил булуы ихтимал. Температура төнлә һәм көндез +2 градус җылылыктан -3 градуска кадәр түбәнәячәк. ТРның тирә-як гидрометеорология һәм мониторинг идарәсе хәбәр итүенчә, температураның түбәнәюе нәтиҗәсендә юлларда бозлавыклар барлыкка килергә мөмкин. Юлларда сак булыгыз!
Нет комментариев