Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ата-аналарга психолог консультациясе

Биклән авылының «Әллүки» балалар бакчасында ата-аналар һәм балалар өчен логопед һәм психолог консультацияләре үткәрелде. Белгечләр Яр Чаллының 12нче санлы «Гусельки» балалар бакчасыннан килгәннәр иде. Әлеге бакча хезмәткәрләре узган ел «Ата-аналар өчен консультация хезмәте» дип аталган грант отканнар иде. Бу очрашуны да алар грант эше кысаларында оештырдылар.

Логопед һәм психологлар ата-аналар белән генә түгел, балаларның үзләре белән дә сөйләштеләр. Шулай итеп, ата-аналарга гына түгел, һәр балага индивидуаль якын килеп, квалификацияле ярдәм күрсәтелде, борчыган сорауларга җаваплар алынды, баланың холкындагы үзенчәлекле яклар ассызыкланды. Чара түләүсез рәвештә оештырылды.
– Мондый консультацияләр ата-аналар өчен бик кирәк. Чөнки тормышта төрле хәлләр килеп чыга. Ата-ана һәм бала мөнәсәбәте бик тә четерекле. Мондый очрашулар әнә шул мөнәсәбәтләрне җайга салырга ярдәм итә. Балаларга гына түгел, аларның әти-әниләренә дә шундый игътибарыгыз өчен зур рәхмәт. Алга таба да шулай нәтиҗәле итеп, үзара аңлашып эшләргә язсын», – дип белдерә консультациягә килгән барлык ата-аналар исеменнән Илсөяр Җиһангирова.

Гүзәл ГАНИЕВА, 
бакча мөдире.

Фото Гүзәл Ганиевадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев